

Русия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның хатыннарын вакыты чыккан кредитлар буенча бурычлардан азат итү турындагы законга кул куйды.
Мондый ярдәм чарасы 2026 елның 1 маеннан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә карала.
Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина сүзләренчә, мондый чара 2024 елда кулланылган инде, һәм ул меңләгән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә өстәмә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек биргән.
“Ләкин мөһим момент бар: закон 2026 елның 1 маена кадәр суд карары үз көченә кергән, кредитор инде башкару кәгазе алган, яки башкарма производство эшли башлаган бурычларга гына кагыла. Гади итеп әйткәндә, сүз суд карарлары булган кредит йөкләмәләре турында бара”, – дип аңлата Ирина Панькина.
“Бурычларның гомум суммасы 10 миллион сумнан артмаска тиеш. Мәсәлән, 3әр миллион сумнан өч кредит яки 10 миллион сумга бер кредит булырга мөмкин. Бурычлар автомат рәвештә “сызып ташланмаячак”, ә суд приставлары хезмәтенә гариза язарга кирәк булачак”, – ди Башкортстаннан СВО ветераннары ассоциациясенең юридик штабы җитәкчесе Максим Волоцков.