Луганск халык республикасында 22 май төнендә ВСУ һөҗүменә дучар булган Старобельск һөнәри көллияте студентлары белән хушлашалар. Күп мәрхүмә кызларны туй күлмәгендә җирлиләр. Һөҗүм 21 кеше (18-23 яшьтәге 18 кыз һәм 20-21 яшьтәге 3 егет) гомерен өзде. Алар ахыргача бер-берсен коткарырга тырышкан. Тагын 42 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Һөҗүм вакытында бинада барлыгы 86 кеше булган. Фаҗига турында Владимир Путин очраклылык түгел диде.
Ул ВСУ һөҗүмен террористик дип атады, моның неонацизм чагылышы һәм Киев режимының террористик характерын күрсәтү булуын билгеләп үтте:
“Тулай торак янында хәрби билгеләнештәге, махсус хезмәтләр объектлары яисә башка тугандаш хезмәтләр юк. Шуңа күрә снарядлар көллият белән тулай торак бинасына безнең һава һөҗүменә каршы оборона, радиоэлектрон көрәш чаралары аркасында төшкән дияргә бернинди нигез юк. Берсе дә ниндидер объектны юк итәргә тырышканнар һәм БПЛАлар безнең үк чаралар белән бәреп төшерелеп, имеш тә очраклы рәвештә бинага эләккән дия алмый. Һөҗүм очраклы булмаган, ул өч дулкында үткән, бер үк урынга барлыгы 16 БПЛА төшкән”.
Чыганак: lenta.ru