Башкортстан сугышчылары СВО зонасында бәйрәм намазында катнашты

Елена Прочаковская, Евгений Деревнин.Елена Прочаковская, Евгений Деревнин.
Фото:Елена Прочаковская, Евгений Деревнин.

Салават Юлаев исемендәге башкорт батальоны хәрбиләре Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр. Сугышчылар үз көчләре белән төзегән “Рахман йолдызы” мәчетендә йолалар үткәрделәр һәм догалар укыдылар.

Бәйрәм намазына мөселманнар гына түгел, православие динендәгеләр дә килгән. Вәгазьне Донецк, Луганск халык республикаларында һәм Запорожье өлкәсендә Русия Үзәк Диния нәзарәте бүлекчәләренең имам-хатыйбы укыды. Ул үзе заманында һава-десант гаскәрләре составында кайнар нокталарда хезмәт иткән. Демобилизациядән соң Уфага килгән, анда мәдрәсәләрнең берсендә укыган. Хәзер СВО зонасында – сугышчыларның рухи остазы.

"Аллага  һәркемнең үз юлы. Кемдер күңелсезлекләр аша килә, икенчеләре –авырулар аша. Кемдер аңа дин кирәк дип санаган, ул үзгәргән һәм башка кешегә әверелгән. Мәчетләр, чиркәүләр, мөселманнар һәм православие динендәгеләр бу юнәлештә кулга-кул тотынышып эшлиләр", – ди имам-хатыйб.

Намаздан соң солдатлар һәм офицерлар бәйрәм пылавы белән сыйландылар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас