Русия Президенты Владимир Путин Көньяк хәрби округының 18нче армиясе командующие, генерал-лейтенант Аркадий Марзоев белән фронттан кайтмаган улы Василий Марзоев өчен бүләк тапшырганнан соң кыскача сөйләшеп алды.
Путин Русия генералына аның улының “Алтын Йолдыз” медален тапшырды. Ил лидеры армия командующиеның кулын кысты, һәлак булган хәрбинең әти-әнисе белән кыскача сөйләште. Бүләкләүдән соң Путин һәм армия командующие тагын нидер турында сөйләшеп алдылар.
Гвардия лейтенанты, җиденче десант-штурм дивизиясенең 108нче парашют-десант полкының разведка взводы командиры Василий Марзоев Запорожье юнәлешендә сугышчан бурычны үтәгәндә һәлак булган.
Украинада махсус хәрби операция уздыру зонасындагы хәрби хезмәтләре өчен Василий Марзоев үлгәннән соң Русия Герое исеменә тәкъдим ителде.
Чыганак: lenta.ru