

Украина территориясендәге махсус хәрби операция зонасында “Кот” позывнойлы Русия сугышчысы аягы сынган килеш 20 км атлаган.
Аның тарихын RT язып чыккан.
“Аягымны сындырдым. Әмма без команда буенча тулы рюкзаклар һәм амуниция белән 25 километрлык маршка чыгарга тиеш идек. Һәр хәрби бурыч алдыннан командир солдатлардан әзерме, юкмы һәм нинди сәбәпләр буенча әзер түгеллекне сорый. Миннән дә сорадылар, әлбәттә. Мин әзермен дидем, аягымны бинт белән бәйләдем дә, берцы киеп, юлга чыктым”, – дип исенә төшерә “Кот”.
Аның сүзләренчә, ул ахыргача бирешмәскә тырышкан. “Аягым сынган, әмма мин 20 км үттем. Туктап ял итә торган мизгелгә кадәр, мин берцыны салдым да, аннан шунда ук кан агып чыкты, аягым шешкән, мин инде берцыны яңадан кия алмадым”, – ди “Кот”.
RT каналы бастырган кадрлардан сугышчының аркасына рюкзак асып авыл юлы буйлап китеп баруы күренә. Аны видеога төшергән хезмәттәше: “Я, ничек? Бирешәсеңме?” – ди.
“Кот” исә каты гына: “Юк”, – ди.
Бу коточкыч бәрелешләр тәмамланып, дөнья-илебезгә тынычлык килсен иде. Исән-сау кайтыгыз, егетләр!
Чыганак: lenta.ru