

Махсус хәрби операция зонасында хәбәрсез югалган 44 яшьлек Волгоград кешесенең берьюлы ике хатыны табылган. Бу хакта V1.ru порталы яза.
Югалган солдатның элекке хатыны һәм кызы сөйләвенчә, ир-ат фронтка Яңа ел бәйрәмнәрендә тоткарлангач эләккән. Туганнары ачыклавынча, ул алкоголь кибетендә витринаны ваткач, полициянең игътибарын җәлеп иткән.
Ир-атның элекке гаиләсе сөйләвенчә, хәрби хезмәт турында контрактка кул куйган көнне ир-ат 32 яшьлек хатын белән никах теркәгән. Ир-атның икенче якыннары аның барлык документларны Самарада алуын белгән. Ничек ул Самарага барып чыккан, белүче юк. Ир-атның яңа хатыны турында туганнары берни белмәгән, аны гаиләсе белән таныштырмаган. Элекке хатыны ир-ат мошенниклар корбаны булгандыр дип шикләнә. “Югалуына кадәр аның бернинди йөргән кызы да, хатыны да юк иде. Ул бик нык эчте, “белая горячка”дан дәвалана иде. Соңгы арада, дөресен генә әйткәндә, халәте адекват түгел иде”, – дип сөйләгән хәбәрсез югалган сугышчының элекке хатыны.
2025 елның июнендә сугышчының кызы хәрби комиссариаттан әтисенең 14 февраль көнне хәбрсез югалуы турында белгән. Туганнары түләүләр өчен документлар тапшыра башлаган, әмма акчаларны ир-атның икенче хатыны алуын белдергәннәр. Хәрби комиссариат вәкиле солдатның элекке хатыны белән сөйләшкәндә барлык түләүләрне икенче хатынына юнәлтүләрен раслаган. Ведомствода ир-атның беренче хатыны турында мәгълүмат юк.
Ир-атның элекке хатыны белән кызы хәбәрсез югалган хәрбинең ике хатынына карата да тикшерү оештыру үтенече белән полициягә мөрәҗәгать иткән.
Булыр... Акча өчен хәзер кеше нәрсәгә дә риза...
Чыганак: lenta.ru