Оборона министрлыгы Җиңү көне уңаеннан тынычлык игълан итте

Аның  төгәл вакытлары билгеле.

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү көннәрендә вакытлыча утны туктату Русия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 8 май 0:00дән 10 май 0:00гә кадәр игълан ителә, дип хәбәр иттеләр Оборона министрлыгында.

Хәбәрдә күрсәтелүенчә, бу вакыт эчендә Русия хәрби көчләренең барлык төркемнәре СВО зонасында хәрби гамәлләрне тулысынча туктатачак.

Шуның белән бергә ракета гаскәрләре, артиллерия, зур ераклыктагы югары төгәллекле корал, ВСУ дислокациясе урыннарына, хәрби-сәнәгать комплекслары һәм Украина Кораллы көчләре белән бәйле инфраструктура объектларына һөҗүмнәр туктатыла.

“Украина ягын бу үрнәккә иярергә чакырабыз", – дип өстәделәр Оборона министрлыгында. 

Ни кызганыч, күрүебезчә, Украина безнең ил игълан иткән  тынычлык режимын үтәүдән баш тартты. Башкортстанда да пилотсыз очкычлар һөҗүме хәвефе теркәлде...

Чыганак: rbc.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас