Уфада СВО контрактчыларына түләүләр срогын үзгәрттеләр

Социаль ярдәм чарасының шартлары нинди?  

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Уфа хакимияте махсус хәрби операциядә катнашу өчен РФ Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турындагы карарга үзгәрешләр кертте.

Документта хәбәр ителүенчә, социаль ярдәм чарасының гамәлдә булу вакыты үзгәртелгән. Элегрәк түләү 2024 елның 1 маеннан 2026 елның 31 гыйнварына кадәр бирелгән иде. Хәзер бу чорга тагын берсе өстәлде — 2026 елның 13 февраленнән 25 мартына кадәр.

Моннан тыш, аерым нигезләмә 2026 елның 13 февраленнән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә таралган. Карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

Исегезгә төшерәбез, түләү Уфа территориясендә теркәлгән РФ гражданнарына бирелә. Карарның үтәлешен контрольдә тоту шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хаҗиевка йөкләнгән.

2026 елның 1 гыйнварыннан контрактчы хәрби хезмәткәрләр өчен бер тапкыр бирелә торган төбәк түләүләре күләме 1 млн сум күләмдә билгеләнгән. Түләү РФ Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган, контракт төзегән Русия гражданнарына; шулай ук чакырылыш буенча хезмәт урынына контракт төзегән призывникларга каралган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас