

“Погранец” позывнойлы Русия сугышчысы Ясиноватая торак пункты өчен алышларны тасвирлаган һәм Украинадагы СВОда үзе өчен иң куркыныч момент турында сөйләгән. Бу хакта RT язган.
“Погранец” сүзләренә караганда, аның өчен Ясиноватаяны алганда “Буцефал” Украина бронетранспортеры белән очрашу иң авыр мизгелләрдән булган. Ул вакытта Русия солдатлары дошманның күп техникасын юк итә алган.
“Ул вакытта торак пунктка артиллерия һәм танклар белән ВСУ полкы керә иде. Без аларга һөҗүм иттек, әмма икенче көнне янә техника бәреп керергә җыена иде. Әмма Ясиноватая читендә безнекеләр танкларга һәм бронетранспортерларга үтеп керергә ирек бирмәде. Шулай да кайсыдыр урамнан аларның “Буцефал”ы үтеп кергән. Ул миннән 100 м чамасы алда тора иде, нәрсәсе бар, барыннан ут ачты. Һәм шул мизгелдә СВОда бердәнбер тапкыр мин чыннан да курыктым”, – дип исенә төшергән “Погранец”.
Чыганак: lenta.ru