

Башкортстанда СВО катнашучыларына 114 җир участогы бирелгән, аларның гаилә әгъзаларына – 324 кишәрлек, дип хәбәр иттеләр БРның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында. СВО геройларына һәм орден ияләренә җир участогы алу өчен җирле хакимияткә мөрәҗәгать итү дә җитә, аларның бу районда өч ел дәвамында яшәү срогы булу да шарт түгел. Алар һәлак булган очракта җир кишәрлекләрен гаилә әгъзалары: ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балалары, ә алар булмаганда – ата-аналары алырга мөмкин. Җир алу өчен СВО катнашучылары җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә, һәлак булганның гаилә әгъзалары – СВО катнашучысының яшәү урыны буенча, дип аңлаттылар Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru