

Украинадагы СВО территориясендә “Погранец” позывнойлы Русия сугышчысы 2015 елда, Донецк Халык Республикасында ополчение сафларында булганда ук, йөрәк һәм үпкә җәрәхәтләре алуы, ләкин 21 көннән фронтка кайтуы турында сөйләде. Аның тарихын RT язып чыккан.
Басма язуынча, Красный Партизан торак пункты штурмы вакытында аның күкрәгенә – 4, муенына 1 пуля тигән. Солдатның ике үпкәсе һәм йөрәге яраланган. Аны госпитальгә алып киткәннәр. 11 көн реанимациядә яткан. Тагын 10 көн палатада ятып дәваланган. Аннары позицияләргә ашыккан.
“Барлык җөйләрне салып өлгермәгәннәр иде. Мин качтым инде. Егетләрне чакыртып алдым да алар белән позицияләргә киттем”, – дип исенә төшерә “Погранец”.
Сугышчы сүзләренчә, ул дәваханәләрдә озак ята алмый. 2022 елда Мариупольдә яраланганда да, ул 10 көн госпитальдә дәваланганнан соң, фронтка әйләнеп кайткан.
“Портта эшләгән иде. Төнлә ВСУ составыннан якынча 20 дошманны юк иттек. Әмма алар разведчик дроннар җибәргән, һәм алар безнең позицияләрне ачыклагандыр, күрәсең, без ул вакытта булган йортка беспилотник тиде. Мин ул вакытта ихатада идем. Миннән 5 м чамасы арада мина шартлады”, – дип исенә төшерә “Погранец”.
Ул чакта солдатның кулына – бер, аягына ике мина ярчыгы тия. “Булса ни? 10 көн. Җөйләрне салдырдылар да, янә егетләр янына ашыктым”, – ди ул.
Чыганак: lenta.ru