

Севастопольнең губернаторы Михаил Развожаев җирле халыкны шәһәр оборонасы отрядларына кушылырга чакырган. Моңа багышланган постны ул үзенең МАХ-каналында бастырган.
Развожаев ассызыклавынча, Севастополь оборонаны алып бара һәм ПВО белән Кара диңгез флотына шәһәргә иреклеләрнең мобилҗ төркемнзре ярдәм итә. Развожаев җирле халыкны бу төркемнәргә кушылырга һәм БПЛАдан саклау эшендә һәм тәртип урнаштыруда ярдәм итәргә чакырган.
“Бу эштән Севастополь һәм аның халкының хәвефсезлеге турыдан-туры бәйле”, – дип сөйләде “Севастополь” отряды катнашучылары турында Михаил Развожаев. Чиновник сүзләренчә, “Севастополь” отряды мобиль ут төркемнәре ярдәмендә дроннар һөҗүмен кире кайтару, террорчылыкка, диверсияләргә каршы эш, критик инфраструктура объектларын саклау, тау һәм урман территорияләрен патрульләштерү һәм иҗтимагый тәртип урнаштыру белән шөгыльләнә.
Развожаев искә төшерүенчә, отряд 2023 елда президент Владимир Путин кушуы буенча оештырылган. "Бу ике ел эчендә отряд шактый артты. Сугышчылар җитди өйрәнүләр узды һәм хәзер тәүлек буе хәрби вахта алып баралар", – дип ассызыклады Севастополь губернаторы.
Чыганак: lenta.ru