

“Святой” “Башинформ”га биргән интервьюсында БПЛА операторы булып хезмәт итүнең өстенлекләре һәм нечкәлекләре турында бәян итте.
“Святой” Иркутскида туып-үскән. СВО зонасында ул – 2025 елның августыннан. Фронтта “Святой” дрон-камикадзелар белән идарә итә, коптер тибындагы расчёт командалык итә. Аның исәбендә – 500дән дә ким булмаган сугышчан очышлар. Күптән түгел ул, тәҗрибәле дрон операторларының берсе буларак, яшьләргә пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең өстенлекләре турында “дөресен сөйләр һәм имеш-мимешләрне кире кагар” өчен Башкортстанга кайткан.
Үзе турында “Святой” аз сөйли. Ул кечкенәдән РФ Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт итүне сайлаган әтисе һәм туган тиешле абыйсы эзләре буйлап хәрби булырга хыялланган. Техникумда укыган, әмма бермәл “академ” алган, чөнки язмыштан узмыш юк икәнлеген аңлаган.
“Академ” вакытында Оборона министрлыгы белән котракт төзеячәгемне төгәл аңладым. Былтыр әле махсус контрактларга кул кую юк иде. Ягъни мин дроннар операторы булырга теләдем дә ди, әмма Оборона ведомствосы миңа алгы сызыкта кем белән һәм кайда хезмәт итәргә икәнлеген үзе хәл итәр иде. Распределительгә килдем. Анда компьютерларны яхшы белгән, закон белән проблемалары булмаган һәм начар гадәтләрсез яшь контрактчыларны сайлап алу бара иде. Мин барлык таләпләр буенча да туры килдем. Дөрес, былтыр пилотсыз системалар гаскәрләре юк иде әле. Әмма кош очкан биеклектән сугышчан максатлар үтәлә иде. Мине шунда ук БПЛА расчёты командиры итеп тәгаенләделәр, чөнки мин дроннар белән идарә итә белә идем. Дроным өйдә бар, аны паркларда очырган бар иде, моңа өстәп, компьютерларны да яхшы беләм”, – дип сөйләде “Святой”.
Дрон операторының уңышлы эшенә зур, җентекле укулар (махсус операция территориясендә түгел) юл куя. “Святой” сүзләренә караганда, сайлап алганнан соң сугышчыларны илебезнең кайсыбер төбәкләрендә урнашкан полигоннарга тренировкалар үтәргә җибәрәләр. Анда алар теоретик һәм практик әзерлек узалар.
“СВО зонасында дрон операторларына шунда ук сугышчан максатлар билгеләмиләр. Аларны вазифага тәгаенләгәннән соң полигонга озаталар. Уку ике ай чамасы дәвам итә. Бар да яңа хәрби фәнне үзләштерү теләгенә бәйле. Мин үзем иртәнге җиделәрдән үк дәресләргә керешә идем, тәмамлаганда кичке унберләр тула иде. Иртәнге, төшке һәм кичке ашка гына туктала идем. Курсантлар белән хәрби бурычлар үтәгәндә тәҗрибә алган инструкторлар эшли. Алар бу эшнең нечкәлекләрен аңлата, аннары симуляторларда очарга бирәләр, соңрак чын дроннарны ышандырып тапшыра. Уку җиңел түгел, яшермим. Әмма нидер аңламасаң, тагын бер айга калдыралар. Ягъни өйрәнеп бетмәгән килеш фронтка җибәрмиләр. Шуны да әйтәм: уку вакытында, хәер, фронттагы кебек үк, җаваплы кешеләр кирәк. Әгәр сугышчы бу сыйфатка ия икән, әмма аның нәрсәдер килеп чыкмый, ди аны аңлаячаклар һәм мотлак рәвештә ярдәм итәчәкләр”, – дип аңлата “Святой”.
Пилотсыз гаскәрләр системаларына җыйганда яшь кешеләр өстенлеккә ия. Алар компьютер техникасының ышанычлырак куллана, аларның моторикасы яхшырак, карашы үткенрәк, фикерләве тизрәк. Әмма 40 яше тулганнарны да (алар арасында «Святого» ның сугышчан иптәшләре дә бар) исәптән чыгарырга кирәкми.
“Өлкән яшьтәге иптәшләребез, аеруча алышларда тәҗрибә алып өлгергәннәр, тирә-як мохитне тиз арада бәяли, иптәшләре өчен дә, үзләре өчен дә төрле юнәлешләрдә карап, максатны күрә белә. Моннан тыш, аларда җаваплылык дәрәҗәсе югары. Ә бу бик мөһим. Аннары дрон операторы булу джойстик белән генә идарә итү түгел әле ул. Бу әле дошман күрмәслек итеп дрон эшли торган җиһазларны куя белү дә (ягъни дошман әнә теге коймалар яисә җимерелгән бина артында кулына пульт тоткан сугышчан расчет урнашуын белмәскә тиеш). Гомумән әйткәндә, дрон операторлары подразделениеләре алгы сызыктан шактый ераклыкта, икенче, хәтта өченче линиядә урнашкан”, – ди “Святой”.
“Святой”ның укулары юкка булмаган. Ул үзенең кул астындагылар белән алгы сызыкта уңышларга ирешкән. Аларның белгечлеге – FPV-дроннар. Расчёт танкистлар, артиллеристлар һәм штурмчылар эшен “капларга” дигән команда ала. Аларга дошманның тере көче, техникасы һәм терәк пунктларының урнашу координаталарын тапшыралар. Гадәттә, дрон операторлары эшеннән соң территория чистарып кала һәм Русия подразделениеләре алга бара.
“Мин – “ударник”. Ягъни дошман көчен камикадзе дроннары белән юк итәм. Алар белән идарә итү VR-күзлекләр аша башкарыла. Әмма күзләр арыганда, эшле идарә пультында экран аша бара торган дроннарга күчә алам. Төнлә, сугышчан максатлар булмаганда, күккә дежур “кош”ны күтәрәм. Безнең өстә ВСУның “Баба-Яга”лары очкалый. Безнең егеләрне комачаулап өлгермәс борын, аларны бәреп төшерәбез. Шулай ук дошман блиндажлары буенча да эшлибез. ВСУның җирдәге робототехника комплексларын да юк итәргә туры килгәләде. Техниканың берсе, мәсәлән, алгы сызык артындагы урман полосасы буйлап хәрәкәт итә иде. Хәзер инде ул сафтан чыгарылды”, – ди сугышчы.
“Святой” сүзләренчә, полигоннан яңа гына килгән дрон операторлары БПЛА белән идарә итүне ниндидер уен кебек кабул иткән. Оператор кулында джойстик, ул тыныч кына утыра, һәм максат табып, аны юк итә.
“Дөресен генә әйткәндә, махсус операция зонасында без – хәвефсезлектә. Бездә вай-фай бар, ноутбуклар, башка махсус җайланмалар. Безгә каядыр йөгерергә кирәкми, ә тыныч кына куелган бурычларны үтәргә. Дрон операторлары бу кызыклы. Сугышчан дрон өлкәннәр өчен уенчык кебек ул, – дип елмая “Святой”. – Ә җитди әйткәндә, бу инде безнең чынбарлыгыбызга әверелде. Бу һәм башка күп нәрсәләр хакында мин Башкортстан яшьләренә сөйлим дә инде. Аларның барысы да башта ук кызыксынмый һәм бу гадәти күренеш. Шулай да кайсыберәүләрнең пилотсыз системалар гаскәрләре турында сөйләгәндә карашлары яна башлавын күрү сөенечле. Алар белән мин озаграк сөйләшәм, барын да аңлатырга тырышам, – ди “Святой”. – Хәрби бурычлар үтәү контракт төзү үзе үк бик җитди, хөрмәткә лаек карар. Үземнән моның җиңел булмавын беләм. Шулай да шәхсән мин бу адымыма үкенмим. СВОда беспилотниклар белән эшләү тәҗрибәсенә ия яшь ир-атлар арытаба тыныч тормышта да үз белгечлекләрен үстерә алачаклар. Шөкер, моның өчен дроннар кулланылган өлкәләр бар – нефть ятмалары, газ хезмәтләре, геология, төзелеш. Мин аларга махсус контрактлар тәкъдим итүче өметне кулдан ычкындырмаска – бер ел пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә дә герой булып һәм Ватан алдында үтәлгән бурыч тойгысы белән туган якка кайтырга киңәш итәр идем”.
P.S.Башкортстанда яшәүче башкалар да дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.
Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.
БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.
Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.
БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала.
Чыганак: bashinform.ru



