

Башкортстаннан “Мулла” позывнойлы СВО катнашучысы ВСУ тылында 130 көн үткәргән, аның гамәлләре Малая Токмачка торак пунктын азат итүдә ярдәм иткән.
RT хәрби корреспонденты Влад Андрица Инҗәрдә яшәүче Башкортстан герое турында сөйләгән.
Тәүдә старшина Луганск юнәлешендә 400нче артиллерия полкында хезмәт иткән. Әлеге вакытта Запорожье юнәлешендә 42нче гвардия дивизиясенең 70нче полкында хезмәт итә. 7 FPV-дрон һәм бер Mavic-ны бәреп төшергән. Фронтта ул яраланган, әмма реабилитациядән соң күп балалы әти янә СВО зонасына әйләнеп кайткан. 53 яшьлек “Мулла”ның 5 баласы һәм 5 оныгы бар. Хәрби вуз тәмамлаган өлкән улы Донецк юнәлешендәге позицияләрдә хезмәт итә.
“Мулла” дошманның күз алдында диярлек сусыз һәм утсыз яшәгән, азык-төлекне аңа дроннар ярдәмендә китергәннәр. Элемтәдән – рация генә. Озак вакыт дәвамында дошман аны ачыклый алмаган. Хезмәттәшләренә “Мулла” су җибәрмәскә кушкан, чөнки ул авыр йөк. Соляркадан бушаган канистрага яңгыр суы җыеп эчкән. Дошман солдатлары якында булганда, “Мулла” кесәсенә граната салып йөрткән һәм күңеле белән барына да әзер булган. Аның грамоталы корректировкасы ярдәмендә безнең сугышчылар дошманның ут нокталарын төгәл ачыклый алган һәм яңа позицияләрне яулаган.
Ниһаять, командованиедән әйләнеп кайту боерыгы килә. Старшина озын юлга әзерләнгән, аякларына нагрузка өстәп, тренировкалаган. Һәм, томанлы бер көнне сайлап, дроннарга каршы япма ябынып, юлга чыккан.
Юлда “кош”лар да очраган, 300 м ераклыкта “Баба-Яга” да төшкән, урман полосасында “Мулла”ны аяксыз калдыра алырдай миналар да күп булган.
“Командир янына әйләнеп кайткач, ул мине кочаклап алды, мин бәхетемнән чак еламыйм. Тизрәк өйгә шалтыратып, якыннарымны шатландырасым килде. Безнең хатыннарыбыз геройлар дип уйлыйм. Минем хатыныма бигрәк авыр – ул миннән дә, улыбыздан да көн саен хәбәр көтә. Хатыным белән безгә бәхетле картлык телим. Без җиңәрбез, җиңү безнеке булачак”, – ди “Мулла”.
Чыганак: bashinform.ru