Путин Башкортстан егетен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләгән

“Стәрлетамак үз геройлары белән горурлана!” – ди шәһәр мэры.

https://vk.com/emil_shaymardanovhttps://vk.com/emil_shaymardanov
Фото:https://vk.com/emil_shaymardanov

Русия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция катнашучысы булган Башкортстан егетен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләгән.

МХО катнашучысы Эмиль Ибраһимов – Стәрлетамактан. Ил Президенты Указында әйтелүенчә, ул хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Аңа бүләкне шәһәр хакимияте башлыгы Эмиль Шәймәрданов тапшырган.

“Стәрлетамак үз геройлары белән горурлана!” – дип язган шәһәр мэры үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас