

Русия Югары Суды хәрби хезмәткәрләр эшләре буенча суд коллегиясе СВО катнашучысының “Град” залплы ут реактив системасы снарядларын төягәндә алган җәрәхәте өчен бирелгән түләү аркасындагы бәхәсне тикшерде.
Гражданнар эшеннән күренгәнчә, СВО зонасында солдат снарядлардан каплау җиһазларын бушату-төяү бурычын үтәгәндә яраланган. Госпитальнең табиблар комиссиясе хәрби җәрәхәтне раслаган, шуңа бәйле рәвештә сугышчыга Русия Президенты Указы белән билгеләнгән өч миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча түләнгән.
Әмма хәрби прокурор яралы сугышчының түләүгә хокукын кире каккан, ул җәрәхәтне “дошман белән бәрелеш булмаганда” алган һәм хезмәт-хәрби бурычларны үтәү белән бәйле түгел дип санаган. Беренче ике суд инстанциясе хәрбинең сәламәтлегенә зыян аның СВО зонасында вазифаларын башкаруына бәйле рәвештә китерелгән, дип санаган, әмма кассация прокурор ягына баскан һәм сугышчыга түләнгән акчаларны законсыз баю дип танып, кире кайтарырга мәҗбүр иткән.
Әлеге бәхәсне карап чыккач, Югары суд СВОда катнашкан һәм аны үткәргәндә яралану, җәрәхәт, контузия яки гариплек алган хәрбиләр бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия, дип карар чыгарган. Шул ук вакытта Президент Указы яки башка норматив актлар “дошман белән бәрелешләрне” мәҗбүри шарт буларак күрсәтми. Сугышчы СВОда аңа командование йөкләгән бурычларны үтәгән, дип белдергән Югары суд һәм аның түләү алу хокукын яклаган.
P.S. Бу уңайдан “Закон – что дышло: куда повернул, туда и вышло” дигән рус мәкале искә төшә. Ул гадел хөкемнең субъективлыгын һәм закон белән манипуляцияләү мөмкинлеген тасвирлый. Кайчагында бер үк закон мәнфәгатьләргә бәйле рәвештә төрлечә аңлатылырга мөмкин...
Чыганак: lenta.ru