Үз карарын аңлаткан

Башкортстаннан суднолар йөртүче  ни өчен СВО зонасында дроннар операторы булырга теләвен сөйләп биргән.

Үз карарын аңлатканҮз карарын аңлаткан
Үз карарын аңлаткан

Раевкада яшәүче Роман Тихоновка (фамилиясе үзгәртелде) шушы көннәрдә 20 яшь тулган. Ул СВО зонасында хезмәи итәргә дигән карарга килгән. Барлык төр гаскәрләрдән ул пилотсыз системалар гаскәрләрен сайлаган. Сәбәбен Роман кызыксынучанлык белән аңлаткан.

Роман белән без гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында таныштык. Егетнең күз карашында кызыксынучанлык, кыюлык һәм шаян очкыннар күренә.

“Дөресен генә әйткәндә, коптерлар белән ничек эшләргә икәнлеген күз алдына да китермим. Әмма өйрәнәсем килә. Мин суднолар водителе һөнәрен алдым. Димәк, БПЛА операторы белгечелеген дә үзләштерә алам. Миңа яңа үрләрне яулау ошый. Әңгәмәләшү вакытында миңа пилотсыз системалар гаскәрләре турында сөйләделәр.  Гомумән алганда мин беспилотникларның нәрсә икәнен аңлыйм инде. Аларның безнең армия өчен булган әһәмиятен беләм. Барын да өйрәнәчәкбез инде, менә шунысы кызыклы да. Без дуслар белән еш кына компьютер уеннары уйный идек. Шуңа күрә мин гаскәрләр төрен дөрес сайлаганмын  дип уйлыйм.  Оборона министрлыгы белән контрактны бер елга төзиячәкмен. Бер ел алгы сызыкта хезмәт иткәннән соң  нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә икәнлеген төгәл белермен дип уйлыйм. Анда инде компьюетр уены түгел, билгеле. Әмма офицерлар дроннар операторларының алгы сызыктан хәвефсез арада хезмәт итүләрен хәбәр итте. Ничек булса да мин аңлы рәвештә бу карарны сайладым”, – дип сөйләгән Роман Тихонов “Башинформ” агентлыгына.

“Бер танышым миңа “командирны тыңла һәм егетләр белән иңне-иңгә куеп эшлә” дигән киңәш бирде. Без аның белән якын дуслар да түгел, әмма мин аны хөрмәт итәм. Һәм аның сүзләрен истә калдырачакмын. Алда мине тормышымның яңа бер өлеше көтә. Хезмәт итәчәкбез. Һәм мин дроннар операторы булачагыма шат. Минем бар да килеп чыгачак”, – диде Роман.

Башкортстанда яшәүче башкалар да дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас