Яраланып кайткан СВО сугышчысы маникюр остасы булып эшли

Афәрин!

Бурятиядән СВО катнашучысы, фронттан яраланып кайткач, тырнак остасы булып киткән. Хәзер ул хатын-кызларның кулларын матурлый,  ул ясаган маникюрны чын сәнгать үрнәкләре диясе килә. Үзен бу эштә тапкан егеткә афәрин!

27 яшьлек Хэшэгтэ 2022 ноябреннән алып штурмчы булып хезмәт иткән, ә Авдеевка янындагы алышлар вакытында аның аркасына кыйпылчык тигән. Аннары – озак вакыт дәвам иткән реабилитация, туган якка кайту һәм хобби буларак маникюр курсларын (һөнәри нечкәлекләргә тукталмыйча) узу. Егет гүзәллек тудырырга теләвен аңлаган һәм Улан-Удэдагы бер салонда өстәл арендалап, эш башлаган. Акрынлап клиентлар базасын туплаган.

Бьюти-оста сүзләренчә, ул кечкенәдән сәнгатькә тартылган – картиналар төшергән, статуялар ясаган, талантлар конкурсларында катнашкан. Хәзер исә  сәләтен һәм иҗади потенциалын җирле хатын-кызларның тырнакларында чагылдыра. Гүзәл затлар канәгать, Хэшэгтэ яраткан эше белән шөгыльләнә, бар да бәхетле һәм матур.

Чыганак: Mash МАХ-каналы. 



Автор:Альфия Шакирьянова
Читайте нас