Пасха килешүе тәмам

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Махсус хәрби операция уздыру зонасында (СВО) православие Пасхасын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Русия Президенты Владимир Путин игълан иткән килешү тәмамланды.

Утны туктату режимы 11 апрельдә Мәскәү вакыты буенча 16:00дән 12 апрельнең көн ахырына кадәр гамәлдә булган.

Шуңа карамастан, ВСУның Русия гаскәрләре позицияләренә һөҗүм итәргә меңнәрчә омтылышы теркәлгән.

Украина лидеры Владимир Зеленский Путин башлангычы белән риза булуга карамастан, Украина Кораллы Көчләре подразделениеләре (ВСУ) ике мең тапкыр диярлек килешүне бозды. Русия Оборона министрлыгында 12 апрель иртәсенә кадәр генә РФ Кораллы Көчләре позицияләренә 1971 һөҗүм итү омтылышы теркәлгән, дип сөйләделәр.

Мисал өчен, төнлә ВСУ гаскәрләренең  Покровское юнәлешенә өч һөҗүме (Днепропетровск өлкәсенең Гай (ике тапкыр) һәм Отрадное торак пунктларына)  кире кагылды.

Шулай ук килешү башыннан ВСУ Курск һәм Белгород өлкәләрендәге территорияләр буенча ике пилотсыз очу аппаратын кулланды. Нәтиҗәдә тыныч халык, шул исәптән бала зыян күргән. Моннан тыш, Украина Херсон өлкәсенең Яңа Каховка буенча пилотсыз очу аппаратлары белән һөҗүм итеп, Пасха килешүен бозды.

Оборона министрлыгында ассызыклауларынча, моңа карамастан, РФ Хәрби көчләре утны туктату режимын тайпылышсыз үтәде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас