

Екатеринбургта яшәүче ир-ат яшерен рәвештә танышулар сайтында тапкан 3 балалы хатынга өйләнгән дә СВОга киткән. Анда ул һәлак булган. Сугышчының якыннары аның хатыны белән түләүләр өчен көрәшә башлаган. Бу хакта Е1.ru порталы яза.
Һәлак булган сугышчының әнисе улының хатыны белән тәүге тапкыр фронтка әйберләр җыйнаганда танышуын сөйләгән. Ана кеше улының бу адымын хупламаган. Пенсионер хатын сүзләренчә, солдатның хатыны тәртипсез тормыш рәвеше алып бара.
Ана кеше улының никахы кәгазьдә генә булган, дигән фикердә. Чынында алар бергә яшәмәгән. Бу сәбәп аркасында өлкән яшьтәге ана улы өчен тәгаенләнгән түләүләрне тол хатын белән бүлешүдән баш тарта.
Ана кеше улының бу хатын белән очрашканчы сөйгәне белән гражданлык никахында яшәвен аңлаткан. Алар өйләнешер дип уйлаган. Тик яшьләр кинәт талашкан. Өч балалы хатын белән танышканда аның улы баш күтәрмичә эчкән булган. ЗАГСта тиз генә язылышкач, ир-ат Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Тол хатынга 31 яшь, ул өч ирдән 3 бала тапкан, беркайда эшләми, ди.
Чыганак: lenta.ru