Ни өчен беспилотниклар операторы булырга теләвен сөйләгән

Фарух кечкенәдән хәрби булырга хыялланган. 

Ни өчен беспилотниклар операторы булырга теләвен сөйләгәнНи өчен беспилотниклар операторы булырга теләвен сөйләгән
Ни өчен беспилотниклар операторы булырга теләвен сөйләгән

Белоретта яшәүче Фарух Таһиров (фамилиясе үзгәртелгән) кечкенәдән хәрби һөнәре турында хыялланган. Балигълык яшенә җиткәч, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә карар иткән. Бу хакта ул контракт буенча хезмәткә кабул итү пунктында сөйләде. Шулай ук ул СВО зонасында БПЛА операторлары сафларына язылу теләге турында хәбәр итте.

Апрельдә Фарухка 20 яшь тулган. Армиядә хезмәт итмәгән, әмма үз гомерен хәрби эшкә багышларга әзер.

“Туган тиешле абыем минем өчен үрнәк. Ул 20 ел чамасы РФ Кораллы көчләрендә офицер булып  хезмәт итә. Абыем мине күпкә өйрәтте – көчле, чыдам булырга, сәламәтлекне күзәтергә, беркайчан да бирешмәскә һәм кыенлыклар алдында баш имәскә. Аның дәресләрен мин яхшы үзләштердем. Пилотсыз системалар гаскәрләренә контрактчыларны кабул итүләре турында белгәч, бу минем юл икәнен аңладым. Солдат тормышы җиңел булмавын һәм хәвеф белән бәйле икәнлеген беләм, аеруча СВО зонасында. Әмма мин хәл иттем инде. Минем урыным – илебез чигендә. Әнием, әлбәттә минем карарымны куркып кабул итте, әмма кире чигенмәячәгемне аңлады”, – дип сөйләде Фарух.

Яшь кеше сүзләренчә, ул еш кына телевидениедән БПЛА операторларының алгы сызыкта ничек эшләвен күрә. Аны сугышчыларның батыр йөзләре һәм аларның батырлыклары сокландыра. Фарух алгы сызыкта дрон операторы булуның нәрсә икәнен якынча аңлый һәм пилотсыз системалар өлкәсендә югары класслы белгеч булырга ниятли.

"Сугышчылар дроннар белән пульт ярдәмендә идарә итә. Бу бик нечкә эш. Чагыштыру урынлы микән бу, тик аларның эше мин уйнаган компьютер уеннары белән чагыштырырлык. Мин мондый уеннарның барлык турларын да уңышлы уза алам, шулай булгач, джойстикларны ерып чыгармын дип уйлыйм. Өстәвенә, СВОда геймерларга ихтыяҗ бар дип укыдым. Дрон операторларының хезмәте алгы сызыктан шактый ераклыкта уза, дип аңлаттылар безгә офицерлар. Мин үзем дә БПЛА операторларының эшен видеода күрдем. Бу бик шәп. Позывнойны „Каспер“алачакмын. Миңа тиз, җитез һәм нәтиҗәле булу ошый. Барысы да барып чыгар дип өметләнәм", – диде Фарух. 

Башкортстанда яшәүче башкалар да дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас