Автомат урынына – пульт

90 нчы танк дивизиясенең 428 нче мотоукчылар полкы. Башкортстан Республикасы Башлыгының РФ Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Артур Юмагужин сүзләренчә, бу полк сугышчыларының 90 процентын Башкортстанлылар тәшкил итә.

Автомат урынына – пультАвтомат урынына – пульт
Автомат урынына – пульт

Күпләре бирегә өлешчә мобилизация кысаларында эләккән. Алар арасында Түбән Балтачтан “Гном” кушаматлы сугышчы да бар. Махсус хәрби операция башланган мәлдән алып Анатолий Давлеев, һич тә икеләнмичә, Ватан сагына басты һәм үзенә йөкләнгән бурычларны батырларча үти.

   Мобилизация башланганнан бирле “Гном” авыр сынаулар юлын батырлык үрнәкләре күрсәтеп, намус белән узды, рухи ныклык һәм ихтыяр көче күрсәтте.

   Аның сугышчан юлы Казанда хәрби өйрәнүләрдән башланган. Аннары ул сугышчан иптәшләре белән бер ай буена Ростов өлкәсенең Миллерово шәһәрендә була. 2023 елның гыйнварында Луганск халык республикасына аяк басалар: Северодонецкида, Кременноеда урнашканнар. Әйткәндәй, соңгысы ел буе алар оборонасында булды. Безнең сугышчылар җирле халыкка, тыныч халык арасыннан яраланучыларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Нәкъ менә шул вакытта “Гном”үзенең беренче дәүләт бүләген – “Үлемнән коткарган өчен" медален алды. Ул шулай ук генерал Шәйморатов, II дәрәҗә «Батырлык өчен», «Донбассны азат иткән өчен»медальләре белән бүләкләнгән батыр егет.

   2024 елның июленнән “Гном" яңа белгечлек үзләштергән – хәзер инде ул БПЛА операторы. Артур Юмагужин сүзләренчә, бүгенге көндә барган замана сугышында пилотсыз очкычлар әйдәүче урын алып тора.

   -Дрон – гаять тә кирәкле һәм нәтиҗәле корал. Алар ярдәмендә штурмовикларга азык-төлек тә, сугыш кирәк-яраклары да китерелә, шулай ук дошманның терәк блиндажлары юк ителә. БПЛАлар безнең сугышчыларның гомерен саклап калу өчен дә бик кирәк,− ди «Гном» үзе бу уңайдан.

   Мобилизациягә кадәр Анатолий Давлеев Пермь краенда «Энергоком» җәмгыятендә машина йөртүче булып эшләгән. СВО башлану белән ул үз тормышын Ватанны склауга багышлады. Узган елның апрелендә хәрби хезмәтен дәвам итү турында контракт төзегән.

   -Якташлар тарафыннан күрсәтелгән гуманитар ярдәмнән башка безгә бик авыр булыр иде. Кулдан килгәнчә ярдәм иткәннәре өчен якташларыма зур рәхмәт. Чиксез рәхмәт сүзләрен мин шулай ук Тәтешле районы хакимиятенә дә юллыйм, - дип рәхмәтен белдерә сержант.

                                                                    Миләүшә БУЛАТОВА.

                                                                    Чыганак: gazeta-oshmes.ru

                                                                    Фото: tatvestnik-t.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас