

Гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктында “Башинформ” агентлыгы корреспонденты Данила Фомин белән танышкан (фамилиясе үзгәртелде). Киң җилкәле, ихтыярлы иякле егет Белореттан килгән. Аңа – 24 яшь. Яшь ир-атны без анкета тутырганда очраттык.
Кул кысып исәнләшкәннән соң, Данила ни өчен РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә карар кылуы һәм алгы сызыкта кем булырга теләве турында сөйләде.
Данила Красноярск краенда армиядә танк подразделениесендә хезмәт иткән, төзелештә эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Ир-ат күп кенә заманча яшь кешеләр кебек үк, компьютер уеннары белән мавыга, бигрәк тә төгәллек, тизлек һәм фикерләү таләп ителгәннәре белән. Әмма егет бөтен буш вакытын клавиатура артында үткәрми, Даниланың тормышы спорт белән тулган. Ул джиу-джитсу белән шөгыльләнә һәм берничә тапкыр татамида җиңү яулаган.
“Яңалыкларны күзәтеп барам. Дөресен генә әйткәндә, аларны исәпкә алмау мөмкин түгел. Оборона министрлыгының безнең якка ВСУ дроннарын юк итү турындагы сводкаларын карап барам. Шунда ук Русиядә пилотсыз системалар гаскәрләре булдыру турында язалар. Бу бик дөрес карар. Махсус операциядәге алышларда заманча технологияләр зур әһәмияткә ия икәнлеген аңлыйм. Куелган бурычны үтәү, миңа калса, кулга автомат тотып кына ирешелми. Һәрхәлдә мин сайлап алу пунктына максатчан рәвештә, БПЛА операторы булам, дип килдем. Җитмәсә, геймерлар күнекмәләренә ия яшь егетләр кирәк диләр, бу сыйфатлар миндә бар. Шутерларда һәм РПГ-да (компьютер уеннары жанрлары) еш кына җиңү яулый идем. Беләм инде, чын алышларда бар да күпкә җитдирәк, анда тернәкләнү һәм гамәлләрнең башына янә әйләнеп кайту мөмкинлеге юк. Әмма күзләрем яхшы күрә, бармакларым хәрәкәтчән, физик әзерлегем дә соңгы урында түгел. Шуңа күрә оста һәм профессиональ дрон операторы булырга ниятлим. Минем урыным СВОдагы өлкән яшьтәге иптәшләрем янында”, – дип сөйләде Данила.
Фронтка ярәм итәргә кирәк, ди ул. Данила сүзләренчә, алгы сызыкта аның якташлары күп. Алар кыска вакытлы ялга кайтканда, яшьләр белән аралаша, Башкортстан солдатлары һәм офицерлары дошманны кысрыклавы, аның позицияләрен, техникасын, тере көчен юк итүе турында сөйли.
“Сугышчылар безгә үзләре өстендә күп эшләве, тренировкалар белән шөгыльләнүе турында сөйләделәр, чөнки, билгеле булуынча, өйрәнгәндә авыр, сугышта җиңел. Мин бер иптәшем сапёр булып хезмәт итә, икенчесе – разедкада, ә өченчесе – закрепщик (кире кайтарылган позицияләрне тотып торучы һәм төзекләндерүче, оборона оештыручы һәм дошманның контратакаларын кире кагучы хәрбиләр. – Авт.). Алар да Оборона министрлыгы белән контракт төзегәннәр. “Син безгә кирәк”, – дими алар. Әмма Ватанга ярдәм кирәклеге аңлашыла бит инде. Ә мин патриот, мине әти-әнием шулай тәрибяләп үстерде. Алар өчен җан атам. Туганнарым мин җибәрделәр, әллә ни каршы килмәделәр, хәлемә керделәр. Дөресен генә әйткәндә, күптән инде алгы сызыкка омтылам. Актыккы карарны кабул итүгә бер ай вакыт китте. Барын да уйладым, моны дрон операторларына кушылырга теләгән башка яшьтәшләремә дә телим. Бергә хезмәт итәрбез һәм җиңүне якынайтырбыз”, – диде Данила.
Башкортстанда яшәүче башкалар да дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.
Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.
БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.
Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.
БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала.
Чыганак: bashinform.ru