Батайскидан Миров позывнойлы штурмчы СВО зонасында хезмәттәшләре белән 4 көн дәвамында яраланган иптәшен эвакуацияләгән. Бу хакта Миров RT басмасына сөйләгән.
Миров яраланган солдатны Приволье авылы тирәсеннән алып чыгарга кирәәклеге турында сөйләгән. Штурмчы сүзләренчә, һөҗүм вакытында ул үзе дә җитди җәрәхәтләнгән. Моңа карамастан, авыр яралар алган сугышчыларны ноктадан алып чыгарга һәм эвакуацияләнергә дигән боерык килде, дип сөйли хәрби.
Сугышчы ул вакытта юлларның тайгак булуын исенә төшерә. Яраланган солдатны носилкага салганнар. Аның тоткалары әледән-әле куллардан шуып төшкән. Катлаулы шартларда Русия сугышчылары 6 км ара үткән. Яраланган солдатны алар елга, урманнар аша алып чыккан.
“Яраланган иптәшебезне эвакуация ноктасына кадәр сөйрәп алып килдек, анннары инде безнең арттан да “буханка”га утырып хезмәттәшләр килеп җитте”, – ди Миров.
Бүгенге көндә Миров Луганск госпиталендә дәвалана.
Русия сугышчылары батырлыгы һәм кыюлыгы алдында баш иябез!
Чыганак: lenta.ru