Башкортстан яшьләре пилотсыз системалар гаскәрләренә актив языла

БПЛА гаскәрләренә барырга теләүчеләр беренчел тәҗрибәләрен гаджетларда уйнап алганнар. 

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры капитан Фәдис Солтанов билгеләп үтүенчә, хәзерге яшьләр прогрессив, мотивацияле һәм нәтиҗәгә юнәлдерелгән. Булачак егетләрдән энергия ташып тора, алар чын күңелдән Ватанга хезмәт итәргә телиләр.

Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктына пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәтне максатчан рәвештә сайлаган бик күп яшь кешеләр килә. Фәдис Солтанов аларның СВО уздыру зонасына бару карарының берничә ачык сәбәбен билгеләп үтте. Капитан сүзләренчә, яңа буын СВО катнашучыларына бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм дәүләт ярдәме чаралары турында бик яхшы хәбәрдар.

"Беренчедән, яшь егетләр РФ Оборона министрлыгы белән бер елга исәпләнгән махсус контрактка кул куя. Ягъни аларга СВОда хезмәтне дәвам итәргәме-юкмы икәнлеге турында уйларга вакыт бирелә. Бер ел тиз узачак һәм хәрби алга таба нишләргә кирәклеге турында ахыргы карарны кабул итәчәк.

Икенчедән, бу ел эчендә хәрби акча эшли ала. Аның акчалата түләве биредәге тормышында алган акчасыннан күп тапкырга югарырак. Бер тапкыр бирелә торган түләү зур, моны күпләр белә. Шулай да искә төшерәм. Контрактка кул куйганда ул 1 400 000 сум ала: 1 миллион сумы – Башкортстаннан, 400 меңе – Оборона министрлыгыннан. Моңа өстәп, кайсыбер муниципалитетлар да,  район яисә шәһәрнең икътисади потенциалыннан чыгып, бер тапкыр бирелә торган түләү өсти.

Һәм өченчедән, мөһим булган дәүләт ярдәме мәсьәләсе. Башкортстанда СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең 55 чарасы эшләп килә. Яшь егетләр алар турында беләләр, күрәсең. Аларның күбесе гаилә корырга, балалар тәрбияләргә, хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә ниятли. Шулай булгач, сугышчылар барлык плюсларны да аңлыйлар. Алар туганнарын тәэмин итәргә, йорт салырга, фатир һәм автомобиль сатып алырга исәп тота. Бу нормаль, тормышка ашардай теләкләр", – диде Фәдис Солтанов.

Фәдис Солтанов шулай ук пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәтне сайлаган яшь ир-атларның джойстиклар һәм пультлар белән идарә итүнең база күнекмәләренә ия булуларына игътибар итте. Беренчел тәҗрибәләрен алар гаджет уеннары уйнап алганнар, моннан тыш, алар заманча технологияләрне яхшы беләләр.

"Хәзерге яшьләр прогрессив. Егетләрнең Ватанга хезмәт итәргә омтылулары да - әйбәт күренеш. Аларның күбесе әңгәмәдә: "Нигә СВОда күк йөзе белән идарә итеп карамаска? Без алгы сызыктагы өлкән иптәшләргә ярдәм итә алабыз”, – дигән фикерләр белдерде. Егетләрдә дәрт, кыюлык һәм энергия бар. Алар инде геройлар.

СВОда алар укулар узачак, полигоннарда күнегүләр ясаячак. Алар белән фронтта хәрби тәҗрибә алган һәм бүгенге махсус операцияне алып баруның барлык нечкәлекләренә өйрәтәчәк БПЛА операторлары эшләячәк.

Билгеләп үтәм, дрон операторлары шулай ук  алгы сызыктан шактый ераклыкта эшләячәкләрен беләләр. Шул ук вакытта аларның хәрби хәрәкәтләр театрында роле зур. Алар арасында кемдер самолет тибындагы дроннар белән идарә итә, кемдер разведка алып бара. Шул ук вакытта БПЛА операторлары яшерен позицияләрдә урнашкан. Алар дошман өчен – ирешә алмаслык", – диде Фәдис Солтанов.

Башкортстанда яшәүче башкалар да дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала.

Чыганак: bashinform.ru

Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.
Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас