Барлык яңалыклар

Йөрәге туктаган СВО солдаты 50 минуттан соң терелгән

Күпчелек очракларда реанимация чараларын 30 минуттан туктаталар. 

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Украинада СВО зонасында 39нчы аерым гвардия медицина отрядында хезмәт итүче анестезиология һәм реанимация бүлегенең өлкән ординаторы Али Мурадалиев бер сугышчының йөрәге туктаганнан соң 50 минут узгач хирургия өстәлендә ничек терелүе турында сөйләгән. Аның тарихын “Красная звезда” гәзите бастырган.

Медик сүзләре буенча,  пациентларның берсенә 50 минут чамасы реанимация чаралары үткәрергә туры килгән. Ә гадәттә реанимация чараларын туктату вакыты 30 минут тәшкил итә.

“Миңа: “Вакыт чыкты инде”, – диләр. Ә пациентның күзләре ачык. Мин ул күзләргә карыйм  да: “Аның яшисе килә һәм ул яшәячәк”, - димен. Белмим инде моны ничек аңлатыргадыр. Мин: “Юк, дәвам итәбез. Ул исән калачак”, – дидем. Һәм без дәвам иттек. Нәтиҗәдә 50 минут чамасы үтте. Һәм кинәт мониторда йөрәк ритмы барлыкка килде, йөрәк тибә башлады. Без яралыны тотрыкландырдык һәм исән-имин  үзәк госпитальгә эвакуацияләдек”, – дип исенә төшерә ул очракны Мурадалиев.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас