Денис Чернавин Дәүләт Думасына сайлауларда катнашачак

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Ил Президенты Владимир Путин указы белән  Русия Герое званиесенә лаек булган Башкортстаннан СВОда катнашучы Денис Чернавин “Бердәм Русия” партиясеннән Дәүләт Думасына сайлауларда катнашачак. Бу хакта “Башинформ” агентлыгына үз чыганагы хәбәр иткән.

Аның белән бергә сайлауларда башка төбәкләрдән “Алтын Йолдыз” алган геройлар катнашачак. Алдан тавыш бирүгә инде Станислав Кочев (Коми), Дашибал Мункожаргалов (Бурятия) һәм Балдан Цыдыпов (Забайкалье), Буян Куулар (Тува), Максим Девятов (Самара өлкәсе), Александр Лапин (Татарстан), Олег Ликонцев (Красноярск крае), Наран Очир-Горяев (Калмыкия) гариза биргәннәр яки документларын тапшырырга планлаштыралар.

Шулай ук Дәүләт Думасына СВОда катнашкан һәм шулай ук югары бүләк алган депутатлар яңадан сайланачак, – Дмитрий Саблин (Мәскәү) һәм Адам Делимханов (Чечня). 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас