

Башкортстаннан СВОда катнашучы Замир Акчурин хәрби задание вакытында берьюлы дүрт ВСУ дронын бәреп төшергән.
Ефрейтор Акчурин “Башкортостан” мотоукчылар полкының Алексей Сухоруков исемендәге артиллерия батареясе расчеты составында хезмәт итә. Аның бурычы – ут позицияләрендә булган хәрби машинаны саклау. Алышларның берсендә Замир Акчурин дошманның дүрт дронын бәреп төшергән.
Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Замир Акчурин II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” һәм Шайморатов медальләре белән бүләкләнгән.
Илебез данын яклаган якташыбыз белән горурланабыз! Исән-имин туган якларга кайтырга язсын.
Чыганак: bashinform.ru