

“Матроскин” позывнойлы яугир элек ОМОНда хезмәт иткән. Үз вакытында Санкт-Петербургта G8 саммитында, шулай ук Сочида узган Олимпиадада хәвефсезлекне тәэмин итүе белән горурлана. Ә СВОга кадәр ул Уфа моторлар җитештерү берләшмәсендә эшләгән. Броне булган. Әмма ул ил өчен авыр вакытта читтә кала алмый. 2023 елның апреленнән “Матроскин” – махсус хәрби операциядә. Бүген ул алгы сызыкта алган тәҗрибәсеннән чыгып БПЛА взводларына килгән яңа операторларны укыта. Яшь егетләрне дошман тактикасы белән таныштыра.
Яшьләр бик тапкыр, ди “Матроскин”. Хәтта кайсыбер очракларда БПЛА белән идарә итү буенча алар үзләре кичәге укучыларыннан киңәш сорый. “Күкне тулысынча яуласак, җиңү безнеке булачак. Бу СВО сугышчылары бүген иң еш кабатлаган фикер һәм ул буш сүз түгел, ә чынбарлык”, – ди “Матроскин”.
Башкортстаннан безгә “Уфимец” дроннары күпләп җибәрелә, ди әңгәмәчебез. Аларның двигательләре, рамнары Уфада җитештерелә. Дрон операторларының “Уфимец”ка бернинди дәгъвалары да юк. Аларны оптик сүс белән идарә ителүче дрон итеп тә яраклаштыралар.
–Безнең полк бу юнәлешкә килеп урнашкач та, бик авыр булды. Шулай да без тиз арада бүгенге махсус операция шартларына яраклаша алдык. Бүген, мәсәлән, үзебез югары әзерлекле БПЛА белән идарә итүчеләрне укытабыз. Башка полклардан ярдәм сорап килсәләр, аларны да өйрәтәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Чөнки фронт – ул бер бөтен. Безнең полк Пермь краеннан, Себердән килгән сугышчылар белән тулылана. Без бердәм, чөнки барыбыз да бер Җиңү өчен килдек, – ди “Матроскин”.
Чыганак: bashgazet.ru