

«Беренче тирмә» проекты кысаларында ул ике атна хәрби госпитальдә эшләгән, дип хәбәр итте район хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов. Аалгы сызыкта ярдәмнең никадәр мөһим булуын ишетеп кенә белмичә, Ирина БР башлыгы Радий Хәбиров башлангычындагы «Беренче тирмә» волонтерлык проектына кушыла.
Ике атна дәвамында ул Луганск госпитальләренең берсендә яраланган яугирләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итә. Аның ире, «Чили» кушаматлы яугир, хәзер алгы сызыкта, ә улы – СВО ветераны.
“Беренче тирмә” проектында катнашучыларның барысы да зур көчкә ия, аларның ышанычы һәм батырлыгы яраланган егетләрнең рухын күтәрә һәм иң катлаулы шартларда да өмет уята", — дип билгеләде Руслан Гыйләҗетдинов.
Фото: Руслан Гилязетдинов | администрация Учалинского района