68 көн ялгызы дошман белән алышкан солдатның хәле ничек?

Донецк Халык Республикасында (ДНР) Гришино авылы районында 68 көн оборона тоткан өчен Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан бүләкләнгән Украинадагы СВО сугышчысы Сергей Ярашев терелә. Аның сәламәтлеге торышы турында солдатның кәләше Камилла белән әңгәмәдән билгеле булды, дип хәбәр итә RT.

Кәләше сүзләренә караганда, Ярашев үзен бик яхшы хис итә.

“Бер ай элек башкомандующийның  җылы теләкләрен җиткергән оборона министрыннан котлаулар кабул итәрбез дип уйламаган да идек”, – дигән Камилла.

Сергей Ярашев югары хәрби белем алырга һәм хезмәтен дәвам итәргә ниятли. Бу хакта Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр.

24 мартта оборона министры Андрей Белоусов госпитальдә дәваланган Ярашевның хәлен белде һәм аңа Герой йолдызын тапшырды.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас