

Башкортстаннан “Турок” кушаматлы FPV-дрон операторы февраль аенда ВСУ гаскәрләренең 27 гексакоптерын юк иткән. Бу хакта БСТ каналының хәрби корреспонденты Азат Садрыевка пилотсыз системалар батальонында хәбәр иткәннәр.
“Турок" — тәҗрибәле дрончыларның берсе. Элегрәк сугышчы җир өсте техникасын юк итүдә махсуслашкан булган. Хәзер ул һава максатларына һөҗүм итә, бу эшнең нечкәлекләрен яшьләргә өйрәтә.
“Юлларны яхшылап өйрәнергә, дроннар ничек, нинди биеклектә очканын белергә кирәк. Томанда эшләве авыррак, әмма без эшлибез, моның өчен технологияләр бар. Кояшлы һава торышында алар бик югары оча. Бу эштә даими рәвештә өйрәнәсең һәм һәрчак үсештә буласың”, – ди “Турок”.
Подразделениенең штабы җир астында урнашкан. Күкне күзәтү тәүлек әйләнәсенә өзелми, дип сөйләде телеканалга пилотсыз системалар батальонының “Альф” позывнойлы штаб начальнигы.
“Төнге дроннар да бар. Тәүлекнең теләсә нинди вакытында эшлибез. Шәхси состав яуга кергәндә, шунда ук аларның гамәлләрен һәм хәрәкәт итүләрен, дошманны каян көтәргә икәнлеген әйтеп барабыз. Карыйбыз, озатып барабыз. Алгы сызыкта ниләр булганын күреп торабыз”, – диде “Альф”.
Моңа кадәр без Тelegram мессенджерында “Служба в беспилотных войсках Башкортостан” чат-боты ачылды дип хәбәр иткән идек. Виртуаль ярдәмче Русия Кораллы көчләренең БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү турындагы барлык актуаль сорауларга җавап алырга ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, Башкортстанда контракт буенча чакырылыш турында башбат.рф сайты яңартылды. Махсус операция уздыру зонасында хезмәт итәргә теләүчеләр өчен портал БПЛА гаскәрләренең өстенлекләре турында мәгълүмат белән тулыланды, дип тә язып чыктык.
Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.
БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.
Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.
БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала.
Чыганак: bashinform.ru



