Барлык яңалыклар

СВОдан кайткач, элекке эш урынына алмаганнар

Намуссыз эш бирүче хезмәткәрен алдаган. 

Язгөл Сафина.
Фото: Язгөл Сафина.

Уфаның Орджоникидзе район судының иҗтимагый хәвефсезлек үзәгенең элеккеге хезмәткәрен эшкә кайтару турындагы карарын БР Югары суды үз көчендә калдырды, дип хәбәр иттеләр БР Дәүләт хезмәт инспекциясендә.

Хезмәткәр муниципаль учреждениедә дүрт ел эшләгән. 2024 елның мартында СВОга китәргә карар кылган. Хезмәт килешүен туктатып тору урынына, эш бирүче аны эштән китүен сораган, кайткач шундый ук вазифага алырга вәгъдә иткән. Хезмәткәр җитәкчегә ышанган һәм үз теләге белән эштән китү турында гариза язган.

Узган елның октябрендә махсус операциядә катнашучы яралануы сәбәпле өйгә кайткан, әмма аны оешмада беркем дә көтеп тормаган. Инстанцияләргә мөрәҗәгать итүләр берни дә бирмәгән, чөнки хезмәткәр эштән китү турында гаризаны үзе язган.

Хезмәт кодексы мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган яки контракт төзегән хезмәткәрләргә эш урынын һәм вазифасын саклап калып, хезмәт килешүен туктатып торуны гарантияли. Эшен дәвам итәргә исәп тоткан хезмәткәр бу гарантиядән аны ялгыш юлга керткән очракта гына баш тартырга мөмкин.

Хезмәткәрнең СВОда катнашу өчен контракт төзүгә бәйле рәвештә эшен туктатуын белеп, эш бирүче хезмәт килешүен туктатып торырга тәкъдим итәргә тиеш булган. Эштән китәргә мәҗбүр итү турында шулай ук хезмәт килешүенең гариза биргән көнне өзелүе, ягъни хезмәткәрнең аны кире алу мөмкинлеге булмаган факт сөйли.

Бүгенге көндә хезмәткәр элеккеге вазифасында тергезелгән. Эш бирүчедән суд карары буенча әхлакый зыян түләтелгән.

Чыганак: resbash.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас