Барлык яңалыклар

“Хан” яңа төр БПЛАны иярли

Эдуард Кускарбеков.
Фото: Эдуард Кускарбеков.

Бүген МХО барган төбәкләрдә пилотсыз очкычлар белән идар итә белү иң мөһим мәсьәләгә әйләнде.
Белүегезчә, Оборона министрлыгы пилотсыз системалар гаскәрләре булдырды. Хәзер бөтен ил буенча аңа контрактчы яугирләр җыю бара. Әзерлек курсларына 18-35 яшьлек егетләр сайлап алына. Нигездә югары һәм урта һөнәри белемлеләр кабул ителә. Махсус контракт 1 елга төзелә һәм килешү вакыты тәмамлангач, кеше үз теләге белән китә ала. Мондый контракт төзүчеләр БПЛА хәрби бүлекләрендә генә хезмәт итәчәк, аларны башка төр гаскәрләргә кушмаячаклар. Югары һәм урта һөнәри белем йортлары студентлары академик отпуск алып, әлеге хәрби белгечлекне үзләштерә алалар һәм бер елдан соң кайтып укуларын бюджет урыннарында (урыннар булганда) дәвам итәргә мөмкиннәр. Башкортстанда Владлен Татарский исемендәге Пилотсыз очу аппаратлары операторларын әзерләү үзәге уңышлы эшләп килә.
БПЛА операторларын пилотсыз системаларны куллануда зур тәҗрибәсе булган инструкторлар әзерли. Шулай булгач, егетләребез зур әзерлек белән чыгалар дип ышанычлы әйтергә була. Укыту үзәкләре декабрь азагында эшли башлады һәм аларның курсантлары инде чыгарылыш сызыгында.


Миңа бер елга якын БПЛА операторы булып хезмәт иткән сугышчы белән сөйләшү форсаты тиде. “Хан” позывнойлы яугир – Уфа районының Нөрле авылы егете. Узган елның май аенда, 32 яше тулгач, үз теләге белән МХОга китә.


– “Хан”, бүген без сугыш кырында дроннар хакимлек итүен күрәбез. Сез – инде тәҗрибәле оператор һәм бу төр хәрби хезмәтнең нечкәлекләрен белеп торасыздыр?


– Әйе, бүген гаскәрләрнең уңышы күп очракта пилотсыз системалар белән оста идарә итә белүгә бәйле. Яу кырында, кайбер очракларда, уңышның 80 проценты диярлек пилотсыз очкычларга бәйле булырга мөмкин.


– Пилотсыз системалар гаскәрләре хәвефсез, чөнки алар махсус операция шартларында да хәрби бәрелешләрдән читтә тора. Димәк, бу хезмәткә барудан куркырга кирәкми?


– Күптән түгел төзелгән һәм бүген контрактчыларны җыйган яңа төр гаскәрләрдә чынлап та шулай. Алар алгы сызыкка бармыйлар. Ул операторлар сугыш кырында шулай ук мөһим булган разведка, мониторинг һәм каршы як гаскәрләренең позицияләрен билгеләү һәм аларның кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә җыенуларын ачыклау белән шөгыльләнәләр. Минем хезмәт урынында хәлләр башкачарак. Мин үз теләгем белән МХОга юлландым, бару белән үк Луганск өлкәсендә урнашкан БПЛА операторлары әзерләү үзәгендә укыттылар һәм мин “Төньяк” группировканың танк батальонына караган БПЛА операторлары взводына тәгаенләндем. Танк батальонына беркетелгәч, без алар һөҗүмгә күчкәндә аерылып кала алмыйбыз. Киресенчә, без аларга кайда нинди көчләр тупланганлыгын хәбәр итеп торырга бурычлы. Алай гына да түгел, танклар төз атып, дошман позициясен юкка чыгаруында операторларның ярдәме зур. Биш-алты чакрымга атканда позицияне төгәл билгеләп аларга җиткерү бик мөһим. Шул ук вакытта без хәвефсез урында, танклардан 3-4 чакрым читтәрәк урнашабыз.


– Операторлыкка укуы, күнекмәләр үтү авырмы?


– Белүегезчә, һәрбер кешегә нинди дә булса сәләт бирелә. Кемдер техникага сәләтле була, ә кемдер – тел һәм әдәбиятны якын күрә. Монда да шулайрак. Безнең операторлар курсына 60 егетне сайлап алганнар иде, 9 кеше генә курсларны уңышлы тәмамлый алдык. Заманында мин Новосибирск өлкәсендә Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Шунда җитди чыныгу алу да ярдәм иткәндер дип уйлыйм.
Соңгы елларда “Газпромтранс” оешмасында электрик булып эшләдем. Анда туплаган техник белем һәм тәҗрибә дә ярап куйды. Әйткәнемчә, танк батальонына карагач, гел хәрәкәттә булырга туры килә. Тугызар чакрым җәяү барган очраклар да булды. Башлыча 3-4 чакрым җәяү узарга туры килә. Һәм бу хәвефсезрәк тә, нинди дә булса техника белән бара башласаң, үзең дошман мишенена әйләнәсең. Үзең белән генератор, запас батареялар, зарядкалау аппаратын да алсаң, йөк 40-50 килограммга җыела. Шәхси корал, автомат белән патроннар да үзеңнән калмый. Сугыш яланында хәрби уңыш БПЛА операторының сыйфатлы эшләвенә бәйле. Шуны аерып әйтәсем килә: Башкортстан егетләре – БПЛА буенча иң яхшы операторлар исәбендә. Безнең частьта Башкортстан егетләре байтак, бергә булу үзе бер зур терәк булып тора.


– Нинди дроннар белән эшләргә туры килде?


– Миңа төрле дроннар белән эшләргә туры килде. Бүгенге көндә мин Луганск өлкәсендә урнашкан иң зур операторлар әзерләү үзәгендә янә курслар үтәм. Безнең взводның БПЛА операторлары күнекмәләрен даими камилләштерә. Һәр оператор, ким дигәндә ярты елга бер тапкыр, махсус үзәкләрдә квалификация уза. Ни дисәң дә, пилотсыз системалар бик тиз яңарып тора. Бүгенге көндә мин “Молния” дип исемләнгән самолет тибындагы дронның хәрби мөмкинлекләрен өйрәнәм, полигонда күнекмәләр үтәм. Аларның күптөрлелеге яңадан-яңа әзерлек сорый.


– Декабрь азагында Башкортстанда да операторлар әзерләү үзәкләре эшли башлады. Бу һөнәрне сайларга теләүчеләргә нинди теләкләрегез бар?


– Оператор итеп әзерләүгә яшьләрне алу дөрес гамәл, әлбәттә. Алар техник яктан да, компьютер белән эш итү ягыннан да осталыкка ия. Әмма БПЛА операторына әзерлекне компьютер уены итеп кенә кабул итәргә кирәкмәс. Монда аеруча игътибарлы һәм уяу булу таләп ителә. Чөнки алгы сызыктагы иптәшләреңнең гомере һәм сәламәтлеге синең осталыгыңа һәм тиз арада дөрес карар кабул итүеңә бәйле. Бер мизгел, күз ачып йомган ара хәл итә кайчак. Әйткәнемчә, заманча дроннар хәзер ерак араларга оча ала һәм операторларның алгы сызыкта булуы соралмый. Шуңа да БПЛА операторы бүген хәвефсез һөнәр дип ышаныч белән әйтә алам.


– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Җиңү белән туган якларга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.


–Җиңүне барыбыз да зарыгып көтәбез. Әлегә курсларны тәмамлап, март урталарында үземнең частька юлланам. Сау булып торыгыз, күрешкәнчегә кадәр.

Автор: Рәдиф Фаткуллин. 

Читайте нас