Пилотсыз очкычлар операторлары бүген армиядә төп белгечлекләрнең берсе. Алар утны төзәргә, разведка алып барырга, штурм группаларына ярдәм итәргә һәм сугышчыларның гомерләрен саклап калырга ярдәм итә.“Прайм” позывнойлы якташыбыз БПЛАның тәҗрибәле расчетлары сугыш кырындагы хәлне тамырдан үзгәртергә сәләтле, дип сөйләде.
“Минем отделение сугышчылары исәбендә – берничә дистәдән артык бәреп төшерелгән БПЛА“, – ди яугир.
“Прайм” позывнойлы Динар Муллагалиев Борай авылында туган. Беренче санлы мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Бөре шәһәрендә электромонтер һөнәрен үзләштерә. Аннары яшь егет Ростов өлкәсендә хезмәтен үти. Ярты ел үткәч, үз теләге белән контракт төзеп, элемтәче булып хәрби хезмәтен дәвам итә. “Ни өчен контракт төзедең?” дигән сорауга Динар:
– Бәләкәй чакта хәрби булырга уйламасам да, хезмәт иткәндә бу һөнәр минем күңелгә хуш килде. Ватанны саклау һәр ир-атның канындадыр ул. Туганнарыбыз, якыннарыбыз тыныч тормышта яшәсеннәр өчен бу адымга бардым. Шулай ук, яшәү шартларыннан да, түләүләреннән дә канәгатьмен, – дип җавап бирде.
Ростов өлкәсендә мотоукчы булып тагын ярты ел хезмәтен үтәгәч, Динарны Волгоградка күчерәләр. Анда ул пилотсыз очкычлар операторы һөнәрен үзләштерә.
Яңа һөнәр алган егет Донецк республикасына юллана. Махсус хәрби операция зонасындагы хезмәте турында Динар үзе бәян итте.
– Пилотсыз очу аппараты операторлары, әлбәттә, хәрби берәмлек буларак мөһим, әмма алар мөстәкыйль түгел, бу комплекслы эш. Сугышчан дроннар – алар “күзләр“ һәм югары төгәллектә эш итүче корал. Бер БПЛА операторы йөзләгән сугышчыга ярдәм итә ала. Алар разведкада булышалар, дроннар белән позицияләрне атакага әзерлиләр. Әмма бурычны уңышлы үтәү хәрби хезмәткәрне әзерләүгә бәйле. Хәзер булачак БПЛА операторлары махсуслаштырылган уку үзәкләрендә белем ала. Аларны пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә генә өйрәтмиләр. Алар гомуми гаскәр әзерлеге курсын да узалар. Оператор өчен БПЛАны исәпләүгә, беренче чиратта, үзеңә ышык урын әзерләү, аны яшерү, элемтә урнаштыру, интернетны сузу бик мөһим булып тора. Бары тик эш урыны әзерләнгәннән соң гына эшли башлыйбыз. Мәгълүм булуынча СВО зонасында Русия хәрби хезмәткәрләренә дошманның коралларын һәм техникасын юк иткән яки кулга төшергән өчен түләүләр каралган. Әлбәттә, бу БПЛА операторларына да кагыла. Шуңа күрә аларның күпме түләнүләр алуы әзерлек дәрәҗәсен һәм профессиональлегенә бәйле. Безнең полкның БПЛА операторлары даими рәвештә үз күнекмәләрен камилләштереп торалар. Үземнең тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтәм: пилотсыз очкычлар операторларының эше җиңелләрдән түгел. Курку дигәнне белмәдек тә, сизмәдек тә. Алдыбызга куелган бурычны төгәл үтәргә тырыштык. Дроннар җитәрлек санда булмагач, үзебез җибәргән аппаратларны саклап калырга да кирәк иде. Яңгыр яки кар яуса, көчле җил булса, очырган аппарат белән элемтә югала. Югалган дроннарны яу кырына эзләргә чыга идек. Шул вакытта параллель рәвештә һәлак булучылар гәүдәләренең кайсы урыннарда булуы турында хәбәр итә идек. Шундый очракларның берсендә минага эләгеп, аягым яраланды – үкчәдәге сөяк вакланган. Рация аша хезмәттәшләремә хәбәр итүгә, ун минут эчендә кереп алдылар. Төрле госпитальләрдә берничә операция эшләделәр. Бүгенге көндә протез белән йөрим, – дип сүзен тәмамлады якташыбыз.
Тыныч тормышка өйрәнеп барса да, күңеле белән яудашлары янында Динар. Әлеге вакытта тернәкләндерү үтеп йөри, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә электрик булып эшкә урнаша.
Яшь егетнең киләчәккә матур хыяллары бар: теш табибы һөнәрен үзләштерергә, гаилә корырга, тыныч тормышта яшәргә. Ә без Динар Муллагалиевка хыялларының чынга ашуын теләп калабыз.
Лира ЮРАСОВА.
Борай районы.