

Русия Президенты Владимир Путин Красноармейск юнәлешендә 68 көн дәвамында Гришино авылы тирәсендә ялгызы позицияләрне саклаган сугышчыны бүләкләргә вәгъдә биргән. Солдат турында ул Донецк халык республикасы башлыгы Денис Пушилиннан Кремльдә узган очрашу барышында белгән.
Пушилин сүзләренчә, Самарада туып-үскән 21 яшьлек сугышчы штурм операцияләрендә катнашкан, әмма аның төркеме Донецк авылына кергәч, ул ялгызы калган. “Ул позицияләрне 68 көн тотып торган, Владимир Владимирович, 68 көн... Әле командование белән сөйләштем, бу 51нче армия, Көньяк хәрби округ солдаты”, – дин сөйләгән ДХР башлыгы.
Бу вакыт дәвамында солдатка боеприпасларны коптерлар ярдәмендә тапшырып торганнар. 2 айдан соң аны эвакуацияли алганнар, әмма табибларга аның ике табанын да ампутацияләргә туры килгән.
Путин командующий белән сөйләшәчәкмен һәм сугышчы лаеклы бүләген алачак, дип ышандырган. “Әлбәттә, аңа медицина күзлегеннән ярдәм итәр өчен дә, ул үзен тулы канлы кеше буларак хис итсен өчен дә барын да эшләячәкбез”, – дип вәгъдә биргән президент.
Шул ук көнне Владимир Путин Сергей Ярашевка Русия Герое исемен бирү турындагы указга кул куйган.
Чыганак: lenta.ru