Барлык яңалыклар

15 солдатны СВОга җибәрдем дип алдаган чиновник алар өчен түләүләр алган

Ил мәнфәгатьләрен кайгыртканда да кесә калынайтучы оятсызлар бар...

Ренат Таюпов.
Фото: Ренат Таюпов.

Забайкальеда Петровск-Забайкальский шәһәр округы хакимияте хезмәткәрен  махсус операция зонасына вербовкалау белән бәйле мошенниклыкта шикләнгәннәр. Бу хакта “Лента.ру” басмасына Тикшерү комитеты край идарәсенең рәсми вәкиле Егор Марков хәбәр иткән.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат гражданнарны контракт буенча хезмәткә сайлап алу буенча эшче төркем составына кергән. Хезмәт урыныннан файдаланып, ул законсыз рәвештә үзен хәрби контрактлар төзүгә ярдәм иткән затлар реестрына керткән һәм арытаба ул реестрларны җитәкчелектә раслаган. Ялган документлар нигезендә шикләнелүче ир-ат край бюджетыннан акчалар алган.

Русия Федераль хәвефсезлек хезмәте төбәк идарәсе материаллары буенча “Хезмәт урыныннан файдаланып кылынган мошенниклык”маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Лента.ру"ның  хокук саклау органнарында  үз чыганагы сүз шәһәр хакимиятенең мобилизацион әзерлек бүлеге башлыгы, элекке полиция хезмәткәре турында барганын ачыклады. Шәһәр хакимияте сайтында бу вазифаны Алексей Коноваленко били дип күрсәтелгән. Тикшерү ачыклавынча, ул янәсе 15 кешене Оборона министрлыгы белән контрактлар рәсмиләштерергә шәхсән күндергән, ә чынлыкта исә барлык гражданнар доброволец булган. Һәр сугышчы өчен ул бүләк түләүләре алган, барлыгы ярты миллион сумнан артык акча үзләштерә алган.

Ялган документлар рәсмиләштергән Коваленко Забайкальеда Оборона министрлыгынң иң яхшы хед-хантеры дип исәпләнгән.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас