Барлык яңалыклар

Әсирлектән котылган ире шалтыраткач, хатыны һушын югалткан

Исән-имин генә кайтыгыз! 

Украина әсирлегеннән кайткан сугышчының хатыны ире шалтыраткан вакытта һушын югалтып егылган. Бу хакта солдат ТАСС белән әңгәмәсендә сөйләгән.

Сугышчы сүзләренчә,  ул хатынына Русиягә очар алдыннан  шалтыраткан. “Мин аның белән ярты ел чамасы хәбәрләшә алмадым, һәм ул минем исәнме, юкмы  икәнлегемне белмәгән. Һәм мин шалтыраткач, ул аңын югалтып егылган”, – дип сөйли солдат.

Соңыннан аңына килгән  хатыныннан сугышчы олы улының өйләнүен, кече улының мәктәпне яхшы билгеләренә укып йөрүен белгән. Һәм өйгә исән-имин кайтуына әле булса ышанмавын сөйләгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас