

Батыр якташыбыз турында Балакатай районы башлыгы Лилия Мулланурова сөйләде.
"Вадим Ибраһимов – Үргәле авыл Советыннан. Ул 2024 елның августыннан махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үти. Яугир Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм пилотсыз очу аппаратлары операторы булып хезмәт итә. Хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул Суворов медале белән бүләкләнде. Якташыбызны чын күңелдән лаеклы бүләге белән котлыйм! Ватанга тугры булуыгыз, батырлыгыгыз һәм илебез мәнфәгатьләрен яклауыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сез – безнең барыбыз өчен дә чын батырлык үрнәге. Ныклы сәламәтлек, туганнарыыгыз һәм якыннарыгыз янына исән-имин кайтуыгызны телим. Җиңү белән көтәбез!",–дип язган ул.
Чыганак: Башинформ