Һәлак булган дип танылган Русия Кораллы Көчләре (ВС) солдаты әсирләр алмашу вакытында исән-сау әйләнеп кайткан. Бу хакта Русиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова хәбәр итте, аның сүзләрен ТАСС китерә.
"Бүген гаҗәеп момент, хәрби әсирләрне алмашу буенча безнең күп егетләребез – 200 кеше өйләренә кайта. Шул исәптән исән калган бик яхшы кеше дә кайта”, – дип сөйләде ул.
Хәбәр ителүенчә, Алексей исемле сугышчы рәсми рәвештә һәлак булган дип саналган. Ләкин аның хатыны моңа ышанмаган, һәм юкка гына түгел: бу вакыт эчендә ире ВСУда әсирлектә булган. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова һәм Кызыл Хач аша хатын ирен тапкан.
"Елама! Тиздән кайтам! Мине күммәгез, иртәрәк әле", – ди сугышчы, камералар алдында туганнары белән телефоннан сөйләшкәндә.
Әңгәмәне тәмамлагач, хәрби борынын тартып куйды.
"Томау төштеме?" – дип сорыйлар аңардан.
"Томау гына түгел..." – дип җавап бирә сугышчы.
Чыганак: lenta.ru/rg.ru