Уралда Украинадагы әсирлектән кайткан сугышчыга бер бюрократик хата аркасында дәваханәдә операөия ясаудан баш тартканнар. Бу хакта Е1.ru порталы язган.
Сугышчының хатыны аңлатуынча, ире төрле имгәнүләр белән кайткан һәм аңа СВОда катнашканнан соң катлаулы операция таләп ителә. Әмма аны шәһәр хастаханәсеннән хәрби госпитальгә җибәргәннәр, ә анда хәрби часть юлламасы белән генә кабул итәләр, ди.
Солдатның хатыны сөйләвенчә, ир-ат Оборона министрлыгы белән контрактка үз теләге белән, аларның гаиләләре таркалырга торганда, кул куйган. Фронттан хатынына һәм кызына хатлар язган. Һәм өч айга югалган. Соңрак аның әсирлектә булуы ачыкланган. Сугышчының хатыны ышандыруынча, иренең сынган аяк-куллары дөрес ялганмаган.
Свердловск өлкәсе табиблары хәрбине тиешле юлламасыз дәваларга алынмый, ди. “Ул носкиен да үзаллы киялми. Мин аңа ваннага керергә һәм аннан чыгарга ярдәм итәм. Шундый гади нәрсәләрне дә үзаллы башкара алмавына ул бик газаплана”, – дип сөйләгән сугышчының хатыны. Ел башыннан иренең берничә тапкыр эпилепсия өянәкләре булуы турында да сөйләгән ул.
Хәрбинең хатыны ярдәм сорап Свердловск өлкәсенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппаратына мөрәҗәгать иткән. Анда дәвалануны оештырырга һәм хәрби-табиб комиссиясен узарга ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткәннәр.
Чыганак: lenta.ru