СВО катнашучысы БПЛА операторлары хезмәтенең үзенчәлекләре турында сөйләде

Җиңү белән кайтырга насыйп итсен. 

“Башкортостан” мотоукчылар полкының “Памир” позывнойлы сугышчысының шәхси архивыннан/ “Башинформа”га бирелгән“Башкортостан” мотоукчылар полкының “Памир” позывнойлы сугышчысының шәхси архивыннан/ “Башинформа”га бирелгән
Фото: “Башкортостан” мотоукчылар полкының “Памир” позывнойлы сугышчысының шәхси архивыннан/ “Башинформа”га бирелгән

“Башкортостан” мотоукчылар полкының Миңнегали Гобәйдуллин исемендәге батальон хәрби хезмәткәре, “Памир” позывнойлы сержант СВО зонасында хезмәт иткәнче радиоидарәле модельләр, идарә пультындагы самолетлар белән мавыккан. Бу хоббиның  фронтта кирәге чыккан  – ул БПЛА операторы булган.

“Памир” алгы сызыктан “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына интервью биргән. Интервьюдан өзекне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Чыгышы белән “Памир” Әлшәй районының Дим авылыннан. 2021-2022 елларда хәрби хезмәттә булган. Армиядән соң мобиль элемтә салонында эшләгән. Әмма 2023 елда ул контракт төзергә һәм “Башкортостан” мотоукчылар полкы сафына алынырга карар иткән.

“Махсус операция башланганда мин хәрби хезмәттә идем. Безнең подразделение Украина чигендә урнашкан иде. Без ул чакта хәрбиләргә ярдәм итә идек. Бәлки, ул вакыйгалар бүгенге хәлләр турында уйланырга этәргеч биргәндер дә. Демобилизациядән соң бер елдан азрак гражданкада эшләдем, әмма махсус операция турындагы уйлар тынгы бирмәде. Көндез эштә, кичләрен ашап утырганда да Донбасс турында уйландым да уйландым. Күңелне ниндидер тынгысызлык хисләре били иде. Шуңа минем хәрби комиссариатка барып контракт төзү карары урынлы  булды. Миннән соң СВОга әтием, абыем һәм башка туганнар, дусларым китте”, – ди “Памир”.

СВОда хәрби хезмәткәр БПЛА операторларының эшен еш күзәткән. Бервакыт “Памир" командир янына килгән дә  офицердан дроннар белән идарә итү пульты белән хәрби бурычларны үтәргә рөхсәт сораган. Командование каршы килмәгән, өстәвенә, “Памир" хәрби биремнәрне үтәгәндә күп тапкырлар тапкырлык, кыюлык һәм батырлык күрсәтте.

“Бер караганда, дроннар белән эш итүдә әллә ни авырлык булмады. Иптәшләремне күзәттем, үзаллы кече биеклектә  очышлар  темасын өйрәндем. Һәм әлбәттә инде практикада алган тәҗрибә зур роль уйный. Берникаәр вакыт узуга мине хәрби бурычларны үтәүгә җибәрделәр. Өйрәнгәнә авыррак иде, алышлар вакытында бар да күпкә җиңелрәк. Кыскасы, өйрәнеп киттем. Кыенлыклар да булмады түгел. Иң элек бу дошманның РЭБ (радиоэлектрон көрәш) чаралары тәэсире. Моннан тыш, дроннар очыш вакытында югалырга, ватылырга мөмкин, моны аңларга кирәк. Бу бит техника. Дронны саклар һәм тәүге ноктага кайтарыр өчен “тәрәзә”ләр, чыгу юллары табарга кирәк. Аннары безнең егетләргә аларны дрон саклый икәнен белгертү мөһим. Җирдән бит безнең дронмы, дошманныкымы икәнен тиз генә аңлап булмый”, – ди “Памир”.

Дроннар операторы сүзләренчә, пилотсыз системалар гаскәрләре яу кырында хәлиткеч көчкә әйләнгән. Шул ук вакытта башка бүлекчәләр дә мөһим сугышчан бурычларны үтиләр.

“БПЛА – дошман белән көрәшнең яңа ысулы. Әмма һәм төр гаскәрләрнең  үз ысуллары һәм профессиональлеге. Һәркем үз эшен эшли. Аңлашыла инде, без штурмовиклар, артиллеристлар һәм танкистлар белән һәрчак элемтәдә. Әмма без алгы сызыктан ерактарак эшлибез. Икенче линиядә, хәвефсезрәк урында утырабыз. Позицияләребезне белмәсеннәр өчен тырышабыз, чөнки дошман безне ачыкласа,  шунда  ук юк итәчәк. Фронт фронт инде ул, һәм БПЛА операторы эше бик мөһим”, – дип аңлата “Памир”.

Махсус операция зонасында БПЛА операторы белгечлеге бик кирәк, ди  “Памир”. Сержант сүзләренчә, пилотсыз очкычлар белән подразделениеләр никадәр күбрәк булса, хәрби бурычлар шулкадәр нәтиҗәлерәк үтәлә һәм Русия армиясе алга бара.

“Дроноводлар арасында сәламәтлекләре нык булган, үткен күзле, кулларының моторикасы һәм хәтерләре яхшы булган яшь ир-атларны көтәләр. Инглиз телен белү артык түгел, җирлек картасын укый, платаларны белү, микросхеманы паять итәргә яисә яңадан паять итә белергә кирәк. Дрон операторы булырга теләгән ир-атның компьютерларны, IT-технологияләрне  яхшы белсә бөтенләй әйбәт. Кыскасы, белемле, грамоталы һәм җаваплы егетләр кирәк. Әгәр инде бу юнәлешләрдә аксаган моментлар булса, СВОда барына да өйрәтәчәкләр. Биредә бик яхшы тормыш мәктәбе.

Шуны да әйтәсем килә. Бу эшкә теләк һәм күңел ятуы да мөһим. Әгәр кеше башында, йөрәгендә очышларны сизеп тойса, ул тормышта да очып китәчәк. Бу нәкъ шулай. Бермәл махсус хәрби операция  безнең җиңү белән тәмамланыр. Без өйгә кайтырбыз. Ә БПЛА операторлары күнекмәләре тыныч тормышта да кирәгәчәк, аграр, төзелеш, юл, урман хуҗалыкларында – өстән карар өчен “күзләр” кирәк булган барлык өлкәләрдә. Бу чынбарлыкка әйләнә торган киләчәк”, – дип белдерде “Памир”.

 ***

Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала.

Чыганак: bashinform.ru

“Башкортостан” мотоукчылар полкының “Памир” позывнойлы сугышчысының шәхси архивыннан/ “Башинформа”га бирелгән
Фото: “Башкортостан” мотоукчылар полкының “Памир” позывнойлы сугышчысының шәхси архивыннан/ “Башинформа”га бирелгән
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас