Алар “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының республика филиалына социаль контракт төзүгә гариза калдырган.
Благовещенскидан Илдар Хафизов 2022 елның сентябреннән СВО зонасында хезмәт иткән. Узган ел ахырында сәламәтлеге торышы буенча Кораллы көчләр сафыннан азат ителгән. Суворов, “Хәрби батырлык”, “Махсус хәрби операция катнашучысы”, “Донбассны азат иткән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Ир-ат декоратив фасад материалларын җитештерү буенча үз эшен башлап җибәргән.
“Хәзер мин кеше гомере бәясен беләм. Бер минутны да бушка сарыф итәсем килми. Гаиләм бар – хатыным, өч балам. Яшәячәкмен, эшлиячәкмен, балаларымны хезмәт белән һәм үз мисалымда тәрбиялиячәкмен. Ә инде “ “Ватанны саклаучылар” фонды ярдәме белән, ышанам, бизнеста да бар да яхшы булыр!” – дип уй-фикерләре белән уртаклаша ветеран.
Хәрби хәрәкәтләр ветераны Элина Абдуллина II дәрәҗә “Батырлык өчен”, “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Алгы сызыкта ул хәрбиләрне коткарган, ә тыныч тормышта матурлык салоны ачып, кешеләргә гүзәллек бүләк итәргә тели.
Авыргазы районыннан Андрей Дмитриев сәламәтлек торышы буенча РФ Кораллы көчләр сафыннан 2025 елда азат ителгән. Ветеран эре мөгезле мал үрчетү белән шөгыльләнә. Киләчәктә ул натураль иттән ярымфабрикатлар ясау цех ачарга ниятли.
Уфадан Артём Тюлис СВОда 2024 елда катнашкан. Махсус операция зонасында пулеметчы булган. Ул халык куллану товарлары белән ваклап сату белән шөгыльләнергә теләвен белдергән.
Социаль контракт төзергә теләүче сугышчан хәрәкәтләр ветераннары “Ватанны саклаучылар” фондының БРдагы филиалына мөрәҗәгать итә ала. Социаль координаторлар кирәкле документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итә ала.
Чыганак: bashinform.ru