Ялга кайткан арада фронтка гуманитар ярдәм озаткан

Бөтенләйгә җиңү белән исән-имин кайтырга язсын!

Илеш районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән.Илеш районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән.
Фото:Илеш районы хакимиятенең социаль челтәрләреннән.

Илеш районының Гремучий Ключ авылыннан "Бабай" позывнойлы СВО катнашучысы кыска вакытлы ялга кайткан арада иптәшләренә начар юллардан үтәр өчен тәгаенләнгән 4 куәтле шина озаткан.

Сугышчы туган ягына былтыр якташлары гуманитар ярдәм йөзеннән тапшырган "Нива" машинасына утырып кайткан.

"Башинформ" ачыклавынча, әлеге ялга "Бабай" бәреп төшергән дрон өчен лаек булган.

Алгы сызыктагы фидакарь хезмәте өчен "Бабай" Шәйморатов, "Батырлык өчен", "Кыюлык өчен" медальләре белән бүләкләнгән.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас