Якутиядән СВО сугышчысы Федоров Ruptly басмасына биргән интервьюда окопта аягын пычаксыз ампутацияләү тарихын сөйләгән.
“Броникны кидем һәм шулчак аяк астына “полька” (Польша җитештергән тавышсыз мина. – Авт.) тиде. Мина ярчыклары аягымны ике урында коточкыч яралады. Бишме, җидеме көн узуга аягым эренләп чыкты. Пычагым юк иде, мина аны кайдадыр югалттым. Автомат алдым да аттым. 20 тапкыр атканмындыр. Сөяккә тидерә алмыйча җәфаландым. Калтырап беттем, адреналин микән...” – дип исенә төшергән Русия солдаты окоптагы хәлне.
Федоров – әнисенең бердәнбер улы, шуңа ул аңа исән кайтырга вәгъдә биргән. Авыр газаплар кичерсә дә, нәтиҗәдә ул сүзендә торган. Соңрак ул 10 көн дәвамында эвакуацияне көтеп ала алмавын да сөйләгән. Бу вакыт эчендә иптәшләре аның белән элемтәдә булган һәм каты яраланган солдатка кулдан килгәнчә ярдәм итеп торган.
Чыганак: kp.ru