Хәзрәт яраланганнан соң алгы сызыкка кайткан

Җиңү белән көтәбез!

Әлшәй районы башлыгы Наил Әбелгуҗинның Телеграм-каналыннан.Әлшәй районы башлыгы Наил Әбелгуҗинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Әлшәй районы башлыгы Наил Әбелгуҗинның Телеграм-каналыннан.

Әлшәй районы Идрис авылыннан хәзрәт каты яраланганнан соң алгы сызыкка әйләнеп кайткан. Бу хакта район хакимияте башлыгы Наил Әбелгуҗин хәбәр итте.

“Мөслим” позывнойлы 60 яшьлек хәрби һава һөҗүменә каршы гаскәрләрдә хезмәт итә. 2024 елда ул каты яраланган һәм озак вакыт дәвамында тернәкләнү юлы үтүенә карамастан, алгы сызыкка кайткан. Контракт төзегәнче “Мөслим” Идрис авылы мәчетендә хәзрәт булган. Бүгенге көндә ул кыска вакытлы ялга кайткан, әмма тиздән ул янә сугышчан иптәшләренә кушылачак.

“Артка юл юк. Җиңүгә кадәр барачакбыз”, – ди “Мөслим”.

Ата кеше әлеге вакытта яу кырында калган улы өчен янып-көя. “Мөслим” шулай ук солдатлар арасында чын туганлык  атмосферасын, хәтта иң авыр шартларда да үзара ярдәмләшүне ярдәмләшүне аерым билгеләп үтте. Очрашу вакытында хәзрәт туган авылында юлны ремонтлау үтенечен җиткерде. Район башлыгы әлеге  проблеманы тиз арада хәл итү белән шөгыльләнергә вәгъдә биргән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас