Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
24 февраль , 00:38

Якташыбыз Путин кулыннан бүләк алды

Якташыбыз батырлыгы алдында баш иябез!

Кремлин.ру / Скриншот видео
Фото: Кремлин.ру / Скриншот видео

Башкортстанның Салават районында туып-үскән, Көнчыгыш хәрби округының 5нче гомумхәрби армиясенең 60нчы аерым мотоукчылар бригадасының мотоукчылар батальоны рота командиры Вәсил Ямалетдиновка Русия Герое исеме бирелде. Ул Владимир Путин кулыннан “Алтын Йолдыз” алды.

Биредәгеләр арасында – командование вәкилләре, махсус һәм оператив бүлекчәләр офицерлары. Сезнең грамоталы һәм батыр гамәлләрегез, шәхси кыюлыгыгыз һәм тәвәккәллегегез безнең гаскәрләрнең иң катлаулы участокларда һәм юнәлешләрдә һөҗүм операцияләрен җентекләп планлаштырырга һәм тормышка ашырырга ярдәм иттеләр”, –  диде Владимир Путин.

Хәрбине югары бүләк алуы белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлады.

"Узган елның декабрендә капитан Ямалетдинов командалыгындагы рота беренчеләрдән булып Гуляйполега керде. Якташыбыз белән горурланабыз! Республикада яшәүчеләрнең барысы исеменнән дә Вәсил Ямалетдиновны котлыйм! Һәм тагын бер тапкыр –барлык Ватанны саклаучыларны бәйрәм белән!" – диде ул.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас