Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
24 февраль , 00:54

Үлгән дип исәпләнгән Русия солдаты моргта һушына килгән

Табиблар аны һәлак булган дип уйлаган. 

Ренат Таюпов.
Фото: Ренат Таюпов.

Лис позывнойлы Русия сугышчысы  Александр Рочев, табиблар аны махсус хәрби операция зонасында  һәлак булган дип таныганнан соң, моргта аңына килгән.  

Сугышчы аңлатуынча, бу хәл Рочевның подразделениесен  хәрби хәрәкәтләр зонасыннан Запорожье өлкәсенә күчергәч,  яраланганнарны эвакуацияләгәннән соң  булган. Рочев сүзләренә караганда, ул ниндидер бер бүлмәдә каталкада аңына килгән, ул бүлмә морг булып чыккан.

“Күземне ачсам, ниндидер металл өстәл, янәшәдә  бер хатын  шлангтан өстемә суя коя”, – дип сөйләгән солдат. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас