Барлык яңалыклар
Махсус хәрби операция
24 февраль , 00:46

Башкортстаннан СВОда катнашучы фитнес-клуб ачарга тели

Уңышлар юлдаш булсын! 

Андрей Назаровның социаль челтәреннән.
Фото: Андрей Назаровның социаль челтәреннән.

Гали Рәхмәтуллин, 2023 елда Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, СВОга киткән. Алгы сызыкта элемтәче һәм БПЛА операторы булып хезмәт иткән, командирын коткарган өчен “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале белән бүләкләнгән.  Герой турында үзенең социаль челтәрләрендә Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров язып чыккан.

Каты яраланганнан соң Рәхмәтуллин актив тормышка кайткан: ул спорт белән шөгыльләнә, “Батырлык дәресләре” үткәрә һәм Морак авылында фитнес-клуб ачарга ниятли. Адаптация һәм социализациядә аңа Башкортстанның “Ватанны саклаучылар” фонды ярдәм итә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас