Азамат Муллашев СВО зонасында иптәшен үлемнән коткарган

Ул солдатны дошман утыннан үз гәүдәсе белән каплаган.

"Башкорт батальоны" Телеграм-каналыннан."Башкорт батальоны" Телеграм-каналыннан.
Фото:"Башкорт батальоны" Телеграм-каналыннан.

"Башкортостан" полкының медицина взводы фельдшеры Азамат Муллашев яралы иптәшен сугыш кырыннан алып чыккан һәм аны дошман утыннан саклаган. 

Күрсәткән кыюлыгы өчен якташыбыз Батырлык ордены белән бүләкләнгән. 2024 елның октябрендә Азамат Муллашев һәм ике хезмәттәше яу кырында калган яралы иптәшен коткарырга килгәннәр. Миномет уты һәм дроннар һөҗүме астында калуга карамастан, алар, сугышчыны табып, аңа беренче ярдәм күрсәткән. Кайтыр юлда, солдатларга янә бер тапкыр дрон һөҗүм иткән. Азамат Муллашев, яраланган солдатны гәүдәсе белән каплап, куллары һәм аякларын җитди җәрәхәтләгән. Бәхеткә, төркем исән калган. Азамат Муллашевның аягының бер өлешен ампутацияләгәннәр. Бүгенге көндә ул Вишневский исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталендә дәвалану курсын уза. 

"Мөселман" өчен барын да алдан әзерләп куйдым, чөнки аңлый идем: ярдәмне шунда ук ярдәм күрсәтергә кирәк булачак. Беренчедән, ул күп кан югалтты, икенчедән, ул озак вакыт окопта сусыз һәм ризыксыз торган, нык арыган. Аның янына безне җиңел "үткәрделәр", бу дошманның гадәти хәйләсе, ә менә кире чыгу катлаулы мәсьәлә булды. Инде урманга кадәр йөгереп барып җиттек дигәндә, дрон-камикадзелар һөҗүм итте, - дип искә ала Азамат ул көнне. -Аларның очып килгән тавышы әле булса колакта. - Секундлар гына калган иде, яраланган иптәшем өстендә бер "кошчык" күренде һәм мин, аны-моны уйламастан, йөгереп килеп, аның өстенә сикердем". 

Чыганак: bashinform.ru

Азамат Муллашевның шәхси архивыннан. "Башинформ".
Фото:Азамат Муллашевның шәхси архивыннан. "Башинформ".
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас